Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Альберт Сафин: " Үткәннәрне онытырга хакыбыз юк. Җиңү җиңел бирелмәгән."

Бөек Ватан сугышына Күгәрчен авылыннан 500 дән артык ир-егет киткән.

Ни кызганыч, 245 фронтовикка туган авылына кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә авыл уртасында куелган обелиск еш кына әнә шул батырларны искә төшерә. - Үткәннәрне онытырга хакыбыз юк. Җиңү җиңел бирелмәгән. Без ул турыда ветераннарыбыз сөйләвеннән, тарихыбыз буенча да яхшы беләбез. Обелискны ел саен төзекләндереп торабыз. Быел үзизоляция режимында булганлыктан өмә ясамадык. Әмма барысы да акрынлап җыештырылды, яңартылды, - ди Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин.

Әйе, тарих - мәңгелек!

Ул кайтавазлар булып буыннардан-буыннарга күчәр, хәтерләрдән озак югалмас әле.

 

Ф.Закирова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса