Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Образование и Наука

Балык Бистәсе укучылары дистанцион тәрбиядә

Илебездә барган вәзгыятьне аңлап, үзизоляция чорында стандарт, нормаль эш режимын саклап калу, үз-үзеңне һәм якыннарыңны кайгырту бик мөһим. 

Районыбыз мәктәпләренең барлык сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары, озынайтылган көн төркеме тәрбиячеләре дистанцион тәрбия бирүгә кушылдылар. Беренче көннәрдә берникадәр авырлыклар булды, әмма хәзер барлык дәресләр дә порталда урнаштырылган планнар буенча бара һәм атна саен тулылана.

Дәресләр төрле платформаларда уза: Zoom, Whatsapp һәм электрон почта. Педагоглар көн саен Whatsapp төркемендә дәресләр үткәрү һәм катнашучы балалар саны турында SMS-хәбәрләр җибәрә.

Сыйныф җитәкчеләре, озайтылган көн төркеме тәрбиячеләре, өстәмә белем бирү педагоглары балаларга дистанцион рәвештә дәресләр үткәрә, онлайн-дәресләрдә (видео мастер-класслар, мөстәкыйль өйрәнү өчен таныштыру материаллары) белемнәрне беркетергә ярдәм итәләр, мәктәптән тыш эш кысаларында укучыларны тематик флеш-мобларга, онлайн-акцияләргә, төрле конкурсларга, читтән торып һәм онлайн-марафоннарга җәлеп итәләр.

Фото һәм видео материаллар социаль челтәрләрдә (Instagram, Vkонтактта) даими рәвештә чыгарыла.
Дистанцион укуларга күчу, тәрбия өлкәсендә хезмәт итүчеләргә үз кыенлыкларын да тудыра, чөнки тәрбия эше төрле чаралар үткәругә бәйләнгән. Соңгы вакытта иң актуаль чаралардан Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР ның 100 еллыгы бәйрәмнәре тора.

Бу юнәлешләр буенча сыйныф җитәкчеләре, озайтылган көн төркеме тәрбиячеләре, өстәмә белем бирү педагоглары зур эшләр башкаралар. Болар «Үлемсез полк», «Ветеранга ихтирам», «Җиңү эзләре-2020», «Җиңүгә хат», «Кызыл канәфер», «Истәлек бакчасы», Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына карата шигырь һәм рәсем конкурслары.
Педагоглар үзләре өстәмә белем бирү буенча дәресләрне оештыруның яңа формаларын өйрәнәләр,авыр мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр.

Укучылар арасында вакыт җитеп бетмәү, телефон буенча биремнәрне үтәп булмау, ата-аналар яки педагоглар катнашыннан башка биремнәрне мөстәкыйль рәвештә үти алмау кыенлыклары бераз кала әле.
Педагог-психологлар укучылар, ата-аналар өчен онлайн-консультацияләр, тестлар үткәрәләр.
Мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, педагог-оештыручылар белән берлектә онлайн-конференцияләр үткәрелә. Анда тәрбия эшендә оештыру чаралары, көн кадагындагы мәсьәләләр карала, алда торган бурычлар билгеләнә.
Үз чиратымда, сыйныф җитәкчеләренә, озайтылган көн төркеме тәрбиячеләренә, өстәмә белем бирү педагогларына рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, чөнки укучыларны дистанцион тәрбияләүдә аларның өлеше чиксез зур.

Рузия Мөгыйнова, район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты.

фото архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса