Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Юлсубино мәктәбендә укучы һәр баланың әтисе “Әтиләр советы” әгъзасы

    Тәрбия бирү өлкәсендә элек-электән әтиләрнең роле зур булган. Юлсубино мәктәбендә дә “Әтиләр советының” (“Совет отцов”) эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Иң куанычлысы шул: мәктәбебездә укучы һәр баланың әтисе әлеге советта. Алар мәктәбебездә еш булалар, тәрбия өлкәсенә караган докладлар тыңлыйлар, үз фикерләрен белдерәләр.

   Ә 22 нче февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәмгә алар кунак буларак чакырылган иде. Иртәдән үк башланган бәйрәм рухы әтиләребез бәйрәмгә килгәч тагын да көчәйде.

    Бәйрәм “Пограничниклар”(әтиләр) һәм “Разведчиклар”(укучы егетләр) командалары арасында уен формасында барды. Вакыт үткән саен ярыш кызуырак темп алды, бәйрәмгә укучыларыбыз тарафыннан башкарылган концерт номерлары тагын да ямь өстәде. Шунысын ассызыклап әйтеп үтәсе килә: ярышта бер генә уен төре дә моңа кадәр укучылар тарафыннан уйналмаган, кабатланмаган иде. Шуңа күрә бәйрәм үтә дә кызыклы булды.

    Вакыт үткәне сизелми дә. Нәтиҗәдә, “Пограничниклар” зур өстенлек белән җиңү яуладылар. “Разведчиклар” командасындагы укучылар “көндәш” команданың җиңүенә киресенчә сөенделәр генә. Чөнки, һәркайсы үзенең әтисен җиңүче итеп курәсе килгән иде.

Шундый күңелле бәйрәм оештырулары өчен Вәкил Шәриповка һәм Гүзәлия Нәҗмиевага мәктәп администрациясе  исеменнән зур рәхмәт җиткерелде.

Илзирә Кәримуллина,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев