Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган якны өйрәнүчеләр, район мәктәпләренең музей җитәкчеләре «Түгәрәк өстәл» артында ни турында сөйләштеләр

Туган якны өйрәнүчеләр, район мәктәпләренең музей җитәкчеләре «Түгәрәк өстәл» артында туган якны өйрәнү алымнары, аның турында материалны балаларга белем бирү һәм тәрбияләү эшендә киң куллану, туган якны өйрәнүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм конкрет карарлар кабул иттеләр

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек чараларын барлау һәм бәйрәм итү кысаларында иҗади максатчан эш башкару  яшь буынга дәүләт белем бирү стандартлары нигезләмәләренә ярдәм итә. 
Туган якны өйрәнүче, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Зур Мәшләк урта мәктәбенең мәктәп музее җитәкчесе    В.  Вафина, тарих укытучысы, Шомбыт урта мәктәбе «Патриот» яшьләр клубы җитәкчесе А.Тимофеева, Котлы Бөкәш авыл музее җитәкчесе, балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы А. Бәдретдинова, балалар иҗаты үзәге методисты Л.Ибрагимова, яшьләр сәясәте һәм туризм бүлегенең туризм буенча белгече Ф.Бакирова чыгышы эчтәлекле, актуаль булды. 
Туган як тарихын өйрәнү, фәнни, эзләнү-тикшеренү эше, җыелган материалны гомумиләштерү «Авыллар елъязмасы» республика проектын гамәлгә ашыру өчен бик кирәк.
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар Энциклопедиясе институты Төбәк белеме һәм социаль - мәдәни тикшеренүләр бүлегенең фәнни хезмәткәре Ф. Әхмәтшина әлеге проектны тормышка ашыру буенча тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре тарафыннан аерым нигезләмәләр тәкъдим итте.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

 

Мария Трофимова,
балалар иҗат үзәге
 методисты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса