Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район мәктәпләрендә тимурчылык эше киң җәелдерелгән 

"Без - тимурчылар"

Соңгы көннәрдә әлеге гамәлләр аеруча нык сизелә. Көн саен диярлек буранлап яуган карларны көрәргә авылда яшәүче карт-карчыкларның гына көч-куәте җитмәс иде. Шуңа да мәктәп укучылары ялгыз яшәүче өлкәннәргә булышырга бик теләп алындылар. Редакциягә килгән хат-хәбәрләрдән күренгәнчә, әби-бабайлар да ул-кызлары күк якын булган укучыларның килгәнен түземсезлек белән көтеп алалар. 
-Кемгәдер изгелек эшләве белән бала үзенә канәгатьләнү ала, җәмгыять каршында үзен  җаваплы тоярга  өйрәнә, - ди Зур Мәшләк мәктәбе директоры Рафыйк Закиров.
Чыннан да шәфкатьлелек сыйфатын кечкенәдән үзенә сеңдергән бала үсә төшкәч тә ярдәмчел булачак. Игелекле булыйк! Кешегә бер яхшылык эшләсәң, үзеңә меңе белән кайтыр, дигән әйтемне онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса