Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп укучыларын нинди үзгәрешләр көтә?

Быел гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары тормышында берничә үзгәреш көтелә.

  Алар беренче сыйныфка теркәлүгә, яңа федераль белем бирү стандартларын раслауга, мәктәп дәреслекләренә экспертиза уздыруга, имтиханнарга һ.б. кагылачак. Теркәлү урынына карамыйча   Беренче сыйныфка язылу февральдән башлана. Кайбер мәктәпләр гаризаларны электрон формада алачак, икенчеләрендә – шәхси рәвештә. Документларны кабул иткәннән соң, 7 көн эчендә баланы исемлеккә кертергә тиешләр.

Бары тик урын булмаган очракта гына гаризаны кабул итмәячәкләр.   Гаилә кодексына караган һәм “РФда мәгариф турында” законга кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, хәзер баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та (прописка) алырга тиешләр. Шул мәктәптә абыйсы-апасы, энесе-сеңлесе (бер гаиләдә яшәүчеләр) укысалар, өстенлек бирелә. Әмма урын җитмәсә, мәктәп кабул итмәскә дә мөмкин.   Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС)   Ул Русиядәге барлык мәктәпләрнең белем эчтәлеген билгели. Яңа ФГОС укучының кайсы сыйныфта күпме минимум белем үзләштерергә тиешлеген билгели.

Әйтик, “Технология” дәресләрендә башлангыч мәктәптә үк балаларны роботлар җыярга һәм программалаштырырга, график һәм мультимедиа редакторлары белән эшләргә өйрәтәчәкләр. Урыс теле дәресләрендә башлангыч мәктәп укучылары 80 сүзгә кадәрле тексттан торган диктантлар язачаклар. Орфография кагыйдәләреннән тыш, аларны дөрес итеп хат, игъланнар, открыткалар язарга өйрәтәчәкләр. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда укучылар миллионга кадәр саный-чагыштыра һәм телдән йөзгә кадәр куша-ала белергә тиешләр. Моннан тыш, алар таблицалардагы һәм диаграммалардагы мәгълүматлардан файдаланырга өйрәнәчәкләр.   Өлкән сыйныф укучыларын урыс теле дәресләрендә эшлекле кәгазьләрне (гариза, инструкция, аңлатма, расписка, автобиография, характеристика) рәсмиләштерергә, шулай ук 250 сүздән дә ким булмаган инша язарга өйрәтәчәкләр. Җәмгыять белемендә массакүләм мәгълүмат чаралары язмаларында сәяси, хокукый һәм социологик мәкаләләрне табып укырга өйрәнәчәкләр. Шулай ук эшкә кабул итү өчен нәтиҗәле резюме төзү дә читтә калмаячак. Информатика дәресләрендә компьютер вирусларыннан саклану, программалаштыру серләрен аңлатачаклар. Тормыш иминлеге нигезләре укучыларга буллинг, интернетта мошенниклык һәм террорчылык турында мәгълүмат бирергә тиеш.   Мәктәп дәреслекләрен тикшерү   Мәгариф министрлыгы һәр 5 ел саен дәреслекләргә экспертиза уздырачак. Дәреслекләрдә Русиягә, аның хакимият органнарына һәм төп диннәргә ихтирамсыз мөнәсәбәт, шулай ук мәрхәмәтсезлекне һәм көч куллануны аклаучы, балаларны гаилә кыйммәтләрен дискредитацияләүче асоциаль тәртипкә этәрүче мәгълүмат булырга тиеш түгел. Хупланган дәреслек өчен экспертлар җавап бирә, ә нәширләрнең исемнәре титул битендә бастырылуы мәҗбүри. Дөрес мәгълүмат булмаган очракта, рецензентлар да дәреслек авторлары белән бертигез дәрәҗәдә җавап бирәчәк.  

Мәктәп укучылары өчен яңа мәсьәләләр   “Русия электрон мәктәбе” платформасында PISA (ингл. Programme for International Student Assessment) методикасы буенча эшләнгән яңа мәсьәләләр барлыкка киләчәк. PISA Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы эгидасы астында гамәлгә ашырыла торган уку казанышларын бәяләү буенча иң эре халыкара программа санала. “РЭМ” платформасында укучыларга үз белемнәрен куллана белүгә юнәлдерелгән кызыклы интерактив мәсьәләләр чишәргә тәкъдим итәчәкләр.   Биш катлы мәктәпләр төзү   Хәзер мәктәп биналарын биш катлы итеп төзергә рөхсәт ителде.

Соңгы ике катта 8-11 сыйныф укучылары гына белем алырга тиеш һәм шул ук вакытта алар мәктәптәге гомуми балалар саныннан 25 проценттан артмаска тиеш. Спорт һәм тамаша залларын бары тик беренче яки икенче катта гына урнаштырырга рөхсәт ителә.   Яңа мәктәп формасы   Быел мәктәп формасының милли стандартын булдыру планлаштырыла. Яңа таләпләрдә синтетикадан (“скафандр эффекты”) котылу каралган.   БДИ   Хокук бозучыларны ачыклар өчен кайбер төбәкләрдә нейросеть кулланылачак. Бу ялган паспорт белән имтиханга чит кеше кермәсен өчен эшләнә.   Дәүләт имтиханнары расписаниесендә дә үзгәрешләр көтелә. Элек БДИның беренче көнендә ике имтихан булса (география+әдәбият), хәзер өченчесе (информатика) өстәләчәк. Моннан тыш җәмгыять белеме өчен аерым көн бирелсә, киләчәктә бу предметны химия белән уртаклаштыралар. Шулай ук физика, тарих, география, урыс һәм кытай телләре буенча имтиханнарда үзгәрешләр көтелә.   “Югары уку йортларына онлайн аша керү” суперсервисы   Дәүләт хезмәтләре порталында шундый суперсервисны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Ул вузларны һәм белем бирү программаларын эзләргә һәм чагыштырырга мөмкинлек бирәчәк. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең укырга керү мөмкинлеген объектив бәяли һәм документларны электрон рәвештә тапшыра алачак.

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28185

Фотоhr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса