Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәгълүмати алымнар кулланып

 Дөнья тиз үзгәрә, яңадан -яңа технологияләр барлыкка килә һәм без алар белән тыгыз бәйләнештә торабыз.

 Хәзерге балалар да ул технологияләрне кулланалар. Бу нисбәттән укытучының үзенә дә  укыту рәвешенең яңа технологияләре белән югары дәрәҗәдә ия булырга кирәк.

Мәктәпләрне информатизацияләштерү  озакка бара торган яңарышлар чоры. Аның төп үзенчәлеге – яңача белем бирү шартлары һәм укытуны оештыруның төрле формаларын булдыру.  Информатизацияләштерү педагогик өлкәдә инновацияләрнең бер төре  һәм ул балаларны яңа мәгълүмати җәмгыятьтә яшәргә әзерләүдә мөһим урын били.

Мәгълүмати–коммуникацион алымнар куллану белем бирү мохитен киңәйтә. Аның чыганаклары - мәгълүматлар базасы, электрон укыту китаплары һәм энциклопедияләр, Интернет ресурслары, виртуаль лабораторияләр, дистанцион укыту, белем бирү порталлары. Шулай ук укыту эшчәнлегендә компьютер тренажерлары, тикшерү программалары, локаль компьютер челтәр дә кулланыла.

Бу шартларда белем алучы өчен төп компонент –  компьютер. Ул мәгълүматны эшкәртү, белемне яңарту укучыларның үзләрен таныту чыганагы. Шул ук вакытта төрле экспериментлар, проектлаштыру һәм конструкторлык белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудыра.

Компьютер кулланып укытучы төрле тест биремнәр эшләү, аларны тарату кебек күп вакытны алар торган эшләрдән азат ителә. Укучылар локаль челтәр аша биремнәрне карый алалар, шул сәбәпле вакыт янга кала. Биремнәрнең үтәлешен дә тикшереп була.

Укучының белемне үзләштерүне оештыру укытучының чираттагы адымы. Моның өчен компьютерның мөмкинлекләрен киң файдалану, белем бирү материалын күзаллау кирәк.  Икенчедән, укыту эшчәнлеген оештыру кирәк. Укыту  материалы әзер рәвештә бирелми, ә укучыларның мөстәкыйль эзләнүләр нәтиҗәсе. Шул рәвешле укучыларның әлеге белемне үзләштерү мохитенә биреләләр.

Укытуның сыйфатын үстерүдә  бу эшчәнлекне системалы тикшерү, аны үз вакытлы төзәтү мөһим. Компьютер технологияләре агымдагы, тематик һәм соңгы тикшерүләрне алып барырга булыша, укыту эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны даими күзәтеп торырга, мәсьәләләрне хәл итүдә  һәм проектлар булдыруда  зур урын алып тора.

Үземнең педагогик эшчәнлегемдә компьютер технологияләр кулланып төрле һөнәри конкурсларга әзерләндем, Интернетта һәм башка чыганакларда булган хезмәттәшләремнең мастер-классларын күзәттем. Болар миңа уңышлы чыгыш ясарга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәсе - информатика укытучысы буларак минем Блогым иң яхшылардан булды.

Мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллануның ачык мисалы  булып Балык Бистәсе икенче мәктәбе базасында “Яндекс Лицей” мәйданчыгы булдыру. Монда балалар программалар булдыру теориясе белән танышып аны тормышка ашырып карыйлар.

Шулай итеп электрон белем бирү ресурсларының бу төр эшчәнлек сыйфатын күтәрүдә мөмкинлекләре күп әле.

Юныс КАшапов

Балык Бистәсе икенче мәктәбе  информатика укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса