Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кагыйдәләрне балачактан өйрәнергә кирәк

Автомобиль йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре аркасында әледән-әле юл һәлакәтләре булып тора. Еш кына юл фаҗигаләренә балалар да сәбәпче булалар. Шуңа да балаларны кече яшьтән үк урамнарда, юлларда, транспортта үз-үзләрен тоту тәртипләренә, юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк.  Беренче чиратта һәр ата-ананың бурычы инде бу. Балаларга юл грамотасын өйрәтүдә мәктәпкәчә учреждениеләр, мәктәп тә зур роль уйный әлбәттә.

“Березка” балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә аеруча зур игътибар бирелеп килә. Ел әйләнәсе берсеннән-берсе кызыграк чаралар үткәрәләр биредә. Тәрбиячеләр, педагоглар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча инструктажлар, методик әдәбият күргәзмәләре, балалар белән квест-уеннар, театральләштерелгән тамашалар, практик дәресләр даими уздырыла.

Тематик атналык кысаларында балалар юл читенә экскурциягә бардылар. Биредә алар юл хәрәкәте үсеше тарихы, күп төрле транспорт чаралары белән таныштылар. Балалар янына ЮХИДИ инспекторлары килеп әңгәмәләр дә үткәрделәр. Өлкән һәм әзерлек группаларында юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле проектлар тормышка ашырылды, ата-аналар исә “Балалар һәм юл” дигән стенд әзерләделәр.

Ә узган җомга көнне балалар бакчасында ачык дәресләр уздырылды. Балалар бу көнне уен формасында юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Башта актлар залында “Юл кагыйдәләрен үтә һәм ЮХИДИ белән дус бул” флеш-моб булды. Балалар дәртле музыка астында биеделәр, җәяүле дә, машина йөртүче дә булдылар.

Әзерлек группасында (тәрбияче Гөлнара Сабирова) тәрбияләнүчеләр “Куркынычсызлык юлы” квест уенында катнаштылар. Анда Явыз Карчык белән Кикимора да килде. Ни кызганыч, алар юл кагыйдәләрен бөтенләй белмиләр икән. Ә балалар карта буенча станцияләрне дә таптылар, табышмакларга, юл кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр.  Юл кагыйдәләренә, җәяүлеләргә,җәмәгать транспортына кагылышлы шактый катлаулы сораулар бар иде биремнәрдә. Эстафеталарда да көч сынаштылар балалар. Ә иң ахырда алар төп приз конфет тулы кәрҗинне таптылар. Конфетлар исә светофор утлары  кебек кызыл, сары, яшел төстә иделәр.

Өлкән группада тәрбияче Надежда Маркелова үткәргән “Җиде төсле тылсымлы чәчәк” дәресе дә бик кызыклы булды. Балалар янына кунакка килгән фея җиде төсле чәчәк бүләк итте. Аның һәр таҗына бирем язылган. Балалар “Сүзне сайла” уенында катнаштылар, нинди транспорт белән кем идарә итүен әйттеләр,төрле юл ситуацияләрендә нишләргә кирәклеген аңлаттылар. Пазллардан юл хәрәкәте билгеләрен җыйдылар, транспорт төрләрен атадылар. Гадел Хәмидуллин үзе уйлап тапкан “Чыршы кисәргә ярамый”дигән юл билгесен күрсәтте һәм кечкенә чыршы турында шигырь сөйләде. Дәрес ахырында тәрбияче балаларга рюкзак бирде. Алар анда дәрестә алган белемнәрен салдылар. Тәрбияче аларга тагын бер мәртәбә юл йөрү кагыйдәләрен онытмаска кирәклеген искә төшерде. Аларны энеләренә, сеңелләренә өйрәтергә дә кушты. “Юлларда куркынычсызлык” дип аталган дәресне тәрбияче Алсу Вәлиева алып барды. Башта балалар өч төсне дуслаштырган светофор турында кызыклы әкият тыңладылар. Аннары Светофор үзе кунакка килде. Ул балаларга “Светофор сигналлары” дигән хәрәкәтчән уен уйнатты. Балалар светофор утларының, юл билгеләренең нәрсә аңлатканнарын яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Чыннан да балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. “Педагог-инспектор-ата-ана” бер максатка тупланган хезмәттәшлек алып барганда гына балаларны юлларда үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтергә мөмкин.

Гөлназ Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса