Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иҗади эш - авыр һәм шатлыклы хезмәт

Февраль-март айларында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында районның мәгариф оешмалары «Мин яратам сине, Татарстан» дип исемләнгән муниципаль иҗади эшләр конкурсында катнаштылар.

Конкурс шартлары буенча катнашучылар декоратив-гамәли эшләнмәләрнең төрле төрләрен тәкъдим иттеләр. Бу - Татарстан халыкларының милли киемнәрендәге курчаклар, кулъяулык һәм агачтан яндыру, күн мозаикасы, тозлы камырдан эшләнмәләр һәм башкалар. Җиңүнең 75 еллыгына багышланган безнең якның истәлекле урыннарын макетларда ясау - конкурсның аерым номинацияләре иде.  Анда  балалар яшь буенча өч категориядә катнаша алды. Шулай ук педагоглар, тәрбиячеләр катнашты. Күргәзмә район балалар иҗат үзәге базасында оештырылган иде. 
Әлеге күргәзмә  матурлык, игелек һәм шатлык турында хыял белән яшәүче авторларның бай фантазиясен берләштерелгән чын карусель булды. Талантлы педагоглар җитәкчелегендә яшь осталар үз куллары белән искиткеч сувенирлар ясап, тирә-юньдәгеләргә матурлык белән очрашу шатлыгын тудырдылар. Менә безнең алда татар орнаменты белән чигүле мендәрләр, милли татар итекләре. Ә менә бәрхеттән ясалган һәм бисер белән чиккән түбәтәйләр, курчаклар, төрле бизәкләр һәм агачтан яндырып ясалган эшләнмәләр.
Конкурста барлыгы 13 гомуми белем бирү оешмасы һәм 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты. Балалар иҗат үзәге педагоглары һәм укучылары 120 дән артык эш тәкъдим иттеләр. Котлы Бөкәш урта мәктәбе (14 эш), Урахча мәктәбе  (11әр эш), Корноухово урта мәктәбе (9 эш), Шомбыт урта мәктәпләре (7 эш) иң зур активлык күрсәттеләр. Ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында Балык Бистәсенең «Йолдыз» балалар бакчасы (5 эш), Биектауның «Кояшкай» балалар бакчасы һәм Олы Елга «Умырзая» балалар бакчасы (4 әр эш), Анатыш «Колосок» балалар бакчасы тәрбиячеләре иң активлар булдылар.
Конкурс жюрилары алдында бик күп эшләр арасында иң яхшыларны ачыклау буенча катлаулы бурыч торды. Һәр яшь төркеменең һәр номинациясендә берничә беренче-өченче урыннар билгеләнде. Иң яхшы эшләрне билгеләп үтәсе килә. Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары һәм педагоглары төрле биналарның «шәһәрчек» макетларын тәкъдим иттеләр. Болар - мәчет һәм авыл мәктәбе, су башнясы макеты, «Эко усадьба», “Чишмә паркы” һәм башкалар. «Тозлы камыр»дан Ангелина Бикчәнтәева башкарган «Сөембикә» манарасы Гран-прига лаек булды. Бу эш шул ук конкурсның республика этабында II дәрәҗә Дипломга лаек булды. 
Педагоглар ясаган «декоратив-гамәли эшләнмәләр» номинациясендә Гран-прины Анатыш авылының «Колосок» балалар бакчасы коллективы яулады. Балык Бистәсенең «Мишутка» балалар бакчасы, Олы Мәшләк урта мәктәбе коллективлары һәм мәктәпкәчә төркем педагоглары бик кызыклы эш тәкъдим иттеләр. Җиңүнең 75 еллыгына багышланган макетлар арасында Биектау урта мәктәбенең «Юнармия» отряды иң яхшысы дип табылды.

Людмила Ибраһимова.
район балалар иҗат үзәге методисты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса