Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе "Йолдыз" балалар бакчасының үз курчак театры оештырылды

Баланың йөрәгенә юл- әкият аша ятуы турында барыбызга да мәгълүм. Әгәр бу әкият сөйләшә, җырлый, көлә һәм елый торган курчак йөзендә җанлана икән-бу тамаша алар өчен чын бәйрәмгә әверелә.

Шуңа күрә курчак спектакльләрен балалар яратып кабул итә . Аның тәрбия, танып-белү әһәмияте дә бик мөһим. Шуны истә тотып, без иҗат коллективы белән , безнең «Йолдыз» балалар  бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча «Урманда һәлакәт» дигән курчак спектакле күрсәтергә булдык. Чөнки бүгенге көндә мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчаларында да юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү тормыш кирәклеге булып тора. Һәм менә премьера булды!!! Балалар гап-гади юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар, юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәнделәр. Күңелле светофор-сөйләүче балалар белән аның төсләрен: кызыл, сары, яшел кабатлаган, урам хәрәкәте һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белгәннәрен ныгыткан . Балаларга спектакль күрсәтеп, без балаларыбызның тормышын кызыклы һәм эчтәлекле итеп башкарабыз, аның якты хис-кичерешләре һәм иҗат шатлыгы белән тулыландырабыз. Әмма иң мөһиме – юл хәрәкәте кагыйдәләре турында алынган белемнәрне балалар көндәлек тормышта куллана алачак. 
Ә без балаларның бәхетле күзләрен  күрү һәм аларның яңгырап көлүләрен ишетү белән бәхетле !
                               

Алсу Ризаева,
тәрбияче.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса