Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе “Йолдыз” балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр

Төрки бабаларыбызның изге бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары безнең көннәргә кадәр сакланып килгән. 21 март - көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бу көнне бабаларыбыз “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрә торган булганнар. Балалар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлап, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр. Аннан соң болынга чыгып ботка пешергәннәр.

Шушы көннәрдә “Йолдыз” балалар бакчасында да “Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр. Биредә балаларны кече яшьтән татар милли мәдәнияте белән таныштырып, борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам, халык йолаларына хөрмәт тәрбияләргә, табигатькә мәхәббәт хисләре сеңдерергә тырышалар. Бугенге бәйрәмгә дә бик тырышып әзерләнгән алар. Шигырьләр сөйләү, уеннарда тырышып катнашу, җыр-биюгә бай булган кичә сизелми дә узып китте. Язманын тулырак вариантын газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.

                                         Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса