Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе укучылары эшләре Республика Президенты игътибарына лаек

Казанда 4 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр «Казан. Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» XIX нчы Халыкара күргәзмәсе булды.

Әлеге чара машина төзелеше һәм материаллар эшкәртү технологиясе өлкәсендә мөһим булып тора. Шулай ук ул Татарстан һәм Идел буе сәнәгатен үстерүгә дә зур өлеш кертә. Күргәзмәнең программасы сәнәгать  тармаклы буенча чараларга бай. Экспозициядә Германия, Беларусия, Чехия, Швеция, Япониядән, шулай ук Россия төбәкләреннән предприятиеләр тәкъдим ителгән.
Күргәзмәне оештыручылар  булып Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Рәсәй «Станкоинструмент» продукция җитештерүчеләрнең ассоциациясе, «Казан ярминкәсе» тора.
Ачылу тантанасында Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле кунак сыйфатында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, шуннан соң күргәзмәдә тәкъдим ителгән павильоннарда булды.
Татарстан Республикасы Өстәмә белем бирү учреждениеләренең техник юнәлешләр берләшмәләре тарафыннан аерым павильон тәкъдим ителде. Мондый мөмкинлек Балык Бистәсе муниципаль районының балалар иҗат үзәгенә дә бирелде. Күргәзмәдә автомодельләштерү, судомодельләштерү, робот техникасы, прототиплаштыру, лазер технологияләре буенча экспонатлар тәкъдим ителде. Делегация составында балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары һәм укучылар булды. Араларында  Инсаф Сираҗиев (“Судомодельләштерү” берләшмәсе, педагогы  В.Елисеев),  Камил Низамов (“Автомодельләштерү” берләшмәсе педагогы А. Зәйнуллин), Артур Нәҗметдинов һәм Фәнис Гарипов (“Робот техникасы” берләшмәсе, педагогы И.Пузырьков) бар иде.
Иҗади эшләр күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варнак булды. Фәнис Гарипов һәм Камил Низамов кунакларга берләшмәләр эше һәм үз казанышлары турында сөйләделәр. 
  

Игорь Пузырьков.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса