Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе Шомбыт мәктәбендә укучыларда үз фәненә карата мәхәббәт уята ала торган укытучылар хезмәт куя

Диләрә Габдрәшит кызы Зиннәтуллина – Шомбыт урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы. 27 ел хезмәт стажы дәверендә бик күп укучыларда үз фәненә карата мәхәббәт уяткан, аларны математиканың тылсымлы дөньясына алып кергән ул.

Хезмәтенә гашыйк дип кенә әйтү аз, ул аның белән яши. Бүгенге көндә мәктәпне тәмамлаган шактый укучыларыбыз аның сукмагыннан китеп югары уку йортларында белем алалар икән, бу укытучының эзсез югалмаган хезмәт юлын күрсәтә. Анастасия Тимофеева, Алинә Ильясова кебек укучыларыбыз хәзер үзләре математика укытучылары, - ди Шомбыт мәктәбе директоры Рамил Фәрзетдинов.

Әлеге мәктәпнең бердәм дәүләт имтиханнарында алдынгы позициядә баруында Диләрә Зиннәтуллинаның да хезмәт өлеше зур. 9 -11 сыйныф укучыларын быел да дәүләт имтиханнарына әзерли ул. Моңа кадәр сынатмаган коллектив киләчәктә дә уңышлары белән куандырыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса