Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы мәктәп яны территориясендә балалар мәйданчыгы эшли башлады

Мәйданчыкта балалар шатлыгы

Шәһәр җирендә генә күрергә күнеккән балалар мәйданчыклары хәзер авылларда да барлыкка килә башлады. Күпләр көнләшерлек шундый заманча корылма шушы көннәрдә Яңа Арыш авылының мәктәп яны территориясендә да сафка басты. Әлеге мәйданчык авылыбызның күренекле, зур хөрмәткә лаек кешесе, иганәчебез Ринат Гатиятуллин ярдәме белән эшләнде. Авыл халкының олысы да, кечесе дә бүген Яңа Арыш  урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы яңа  балалар мәйданчыгының тантаналы ачылышына җыелды. Бәйрәм тантанасында Балык Бистәсе район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, Яңа Арыш мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин катнашты.
- Балалар өчен ял итү урыны булдыру турында Дамир Хатыйп улының хыялланган уе тормышка ашты. Мондый тырыш, максатчан мәктәп директорының булуы аеруча да сөендерә. Җитәкче буларак, чын күңелемнән, Дамир Хатыйпович , сезгә рәхмәтемне белдерәм. Балалар шатлыгы үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!Киләчәктә мәйданчыкта балалар тавышы тынмасын иде. Рәхәтен күрегез!, - ди мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков.  

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

 Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса