Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе икенче мәктәбе укучылары иҗаты

Балык Бистәсе икенче мәктәбе укучылары иҗаты белән танышыгыз.

 Матурлыкны күреп калыйк

Көз үтеп бара. Ул матур ел фасылы кабат киләсе елга гына киләчәк. Агачлар яфракларын коеп бетерәләр. Паркларда агач төпләре кызыл, сары һәм инде корыган көрән яфраклар белән тутырылган. Кешеләр бакчаларындагы бөтен яшелчә, җиләк-җимешләрне җыеп бетерделәр. Алар базларда, чоланнарда әзерләнеп куелган витаминнар хәзер. 
Озакламас, кыш та килер инде.  Ә шулай да бөтен вак-төяк эшләрне ташлап, паркларга, авылларга барып,  көзнең матурлыгына сокланып калырга соң түгел әле. Фотоаппаратларыгызны алыгыз, матур мизгелләрне фотога төшереп калдырыгыз.

Альбина Токранова,
Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең 6 Б сыйныф укучысы.

 

Спорт белән  дус булсаң...

Мин бадминтон секциясенә йөрим. Әлеге шөгыль бик күп көч һәм вакыт сорый. Без тренерыбыз Рәис абый Хәлилов белән төрле районнарга ярышларга йөрибез, призлы урыннар алабыз. 
Төрле җирләргә йөрүнең үзенең кызыклы яклары бар. Теләчедә булганда мин матур яңа йортларга сокланып карадым.  Анда спорт заллары яңа һәм заманча төзелгән. Алексеевск шәһәренең борынгы икәнлеге күренеп тора, анда тарихи биналар күп. 
Башка районнардан кайткач, үзебезнең Балык Бистәсенә дә яңа күзләр белән карыйсың. Бездә дә  матур үзгәрешләр күп хәзер. 
       

  Гүзәл Хәбибуллина,
Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең 6 Б сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса