Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе балаларын мәктәптә тәмле ашаталар

Без район мәктәпләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән таныштыруны дәвам итәбез.

Кеше туклану системасында кайнар аш белән тәэмин итү бик мөһим. Укучы яхшы укысын, сәламәт һәм нык булып үссен өчен, аны дөрес ашатырга кирәк. Чөнки нәкъ менә мәктәп елларында баланың физик һәм психик яктан үсешендә төп үзгәрешләр бара.

Безнең районда кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләсе даими контрольдә тора. Гомуми белем бирү оешмаларында «Эдем» кооперативы белгечләре тарафыннан эшләнгән бердәм ике атналык меню бар. Туклануны оештыруны контрольдә тоту район хакимиятенең, ата-аналар комитеты, ә мәгариф оешмаларында туклану сыйфатына контроль СанПиН нигезендә "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре һәм мәгариф бүлеге комиссиясе тарафыннан башкарыла.

Күптән түгел комиссия Түбән Тегермәнлек, Урахча, Трой-Урай мәктәпләрендә булды һәм кайнар ризык белән тәэмин итүне, аерым алганда меню, тәүлеклеклек проба, расписание, эш планы, тиешле документациянең булу-булмавын тикшерде.

Урахча мәктәбендә тикшерү муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина катнашында узды.

–Мәктәпләрнең ашханәләрендә барысы да тулы тәртиптә, балалар тукландыру ике атна алдан төзелгән меню буенча әзерләнә. Балаларны тукландыру сыйфатын ата-аналар комитетлары да тикшереп тора. Балалар үзләре өчен әзерләнгән ризыктан канәгать, - диде район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Рузия Мөгыйнова.

Моңа инану өчен без телефон аша әлеге мәктәпләрдә укучы балаларның әти-әниләре белән элемтәгә кердек.

Рузилә Әскәрова – Трой-Урай:

- Мәктәптә улым һәм кызым укый. Мин ата-аналар комитеты составына керәм. Без айга 2-3 тапкыр мәктәпкә килеп  балалар өчен нинди ризыклар әзерләнгәнен барлыйбыз. Аларга мәктәптә ничек ашатулары ошый.

Римма Царева:

- Мин күп балалы әни. Мәктәптә өч балам укый. Балалар мәктәп ашханәсендә пешекче Анна Корчагина әзерләгән ризыклардан канәгать. Көн саен рационда җиләк-җимеш һәм камыр ризыклары бар.

Гөлүсә Байдамшина – Урахча:

- Улым 1 сыйныфта укый. Мәктәптә ашавы белән кызыксынабыз, барысы да ошый. Мәктәптән тамагы тукланып кайта.

Илһамия Кәбирова:

- Быел улым беренче сыйныфка китте. Ашханәгә бик теләп  йөри һәм ашый. Без канәгать.

Ата-аналар фикерен тыңлап, без район үзәк хастаханәсе педиатры Ризәлә Габделхаковага консультация сорап мөрәҗәгать иттек.

Укучыларны ашату буенча аның киңәшләренә колак салырга киңәш итәбез.

- Көннең беренче яртысында энергиянең югары чыгымын исәпкә алып мәктәп яшендәге балалар өчен туклану режимын үзгәртәләр. Укучыларда еш кына азык-төлек куллануны бозу очраклары күзәтелә. Аксымнар, май кислоталары, күпчелек микроэлементлар җитешми. Мәктәп укучылары яңа яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продуктлары (норманың 50 проценттан кимрәге) әз ашыйлар. Шулай ук җенси өлгереш тиз барган чорда балалар һәм яшүсмерләрдә организмның төп азык-төлек ингредиентларына ихтыяҗы арта. Аксым һәм микроэлементлар җитмәү иммунитетның кимүенә, тән массасы дефицитына, тизлекнең түбәнәюенә, укуда артта калуга китерә. Балалар мәктәптә өстәмә рәвештә кайнар иртәнге аш белән тәэмин ителергә тиеш. Азык-төлек рационының энергетик кыйммәте көн дәвамында түбәндәгечә бүленә: беренче иртәнге аш-25%, икенче иртәнге аш – 20%, төшке аш – 35%, кичке аш – 20%.

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса