Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык-Бистәсе “Балалар иҗат үзәгендә” профессиональ осталык бәйгесенең район  этабы үткәрелде

Балык-Бистәсе “Балалар иҗат үзәгендә”район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча мәктәп директорлары урынбасарларының“Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы кысаларында, “Кеше тәрбиялә” профессиональ осталык бәйгесенең район   этабы үткәрелде.

Тәрбия эшләре буенча урынбасар  булуның җаваплылыгы гаять зур. Ул тыңгысыз, мавыктыргыч хезмәт һәм иҗади оештыру сәләтенә ия булуны таләп итә. Әмма ничек кенә авыр булмасын, урынбасарлар, мәктәпләрдә төп звено буларак, сыйныф җитәкчеләре, укучылар белән тыгыз элемтәдә торалар.   

Бәйге барышында урынбасарлар визитка һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Биредә аларның теманы ни дәрәҗәдә ачып бирүе һәм укучылар белән эшләү алымнары, профессиональ  оештыру һәм иҗади сәләтләре исәпкә алынды.

Бәйгенең район  этабы уңышлы үтте. Конкурста катнашучылар үзләренең балалар белән эшләү осталыкларын, белемнәрен күрсәтә алдылар,  тәрбия эшчәнлеге темасын тулысынча ачып бирүгә ирештеләр, үзләренең һөнәри эшчәнлеген анализлау осталыгы, аның каршылыкларын һәм перспективалы якларын күрә белүләре дә жюри тарафыннан игътибарга алынды. Районара  мәктәпләренең кыю,  талантлы, көчле  урынбасарлары арасында барган әлеге конкурста  беренче урынга  Балык Бистәсе гимназиясеннән Роза Горшкова, икенче урынга Урахча мәктәбеннән Светлана Кириллова, өченче урынга Шомбыт мәктәбеннән Резеда Исмәгыйлова  лаек булдылар.

Март аенда  үткәреләчәк «Кеше тәрбиялә - 2020” республика конкурсында безнең район данын Роза Горшкова яклаячак. Ә без исә, үз чиратыбызда, бәйгедә катнашкан барлык конкурсантларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.

 

Рузия МӨГЫЙНОВА,

район мәгариф

бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X