Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ата - аналар белән мәктәп бер юнәлештә

 Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта  укыту-тәрбия эшен максатчан һәм эзлекле оештыру – шәхес формалаштыруның һәм үстерүнең нәтиҗәле юлы.  Шуларны истә тотып, безнең мәктәп район мәгариф бүлеге тарафыннан кабул ителгән эш графигын төгәл үтәп эшли. 

9 нчы сыйныф укучыларын дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү һәм бу өлкәдә нәтиҗәлелеккә ирешү - бүгенге көн укытучысын борчыган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Чөнки аның күрсәткечләре укучының белем дәрәҗәсен генә түгел, ә укытучының эш тәҗрибәсен дә күрсәтә.

Беркемгә дә сер түгел: чыгарылыш сыйныф укучысының белемен бер-ике ел эчендә генә тиешле дәрәҗәгә күтәреп булмый. Моның өчен системалы рәвештә түбән сыйныфтан ук керешергә кирәк. Башлангыч сыйныф укытучылары белән Федераль дәүләт укыту стандартларын өйрәнү һәм үзләштерү өстендә байтак кына эшләр башкарылды. Семинарлар оештыру, ачык дәресләр бирү, курсларда белем дәрәҗәсен күтәрү, тәҗрибә уртаклашу болар барысы да куелган максатка ирешү өчен эшләнә.

Барлык мәктәпләрдәге кебек бездә дә 9 сыйныфта ел башыннан ук имтиханнарга хәзерлек эше көчәеп китә. Сыйныф укытучылары билгеле вакытларда консультацияләр, ә йомшаграк укучылар белән индивидуаль өстәмә дәресләр үткәрәләр. Ай саен һәр имтихан фәненнән диагностик тикшерүләр үткәрелә, зачетлар системасы даими бара. Әлеге контроль нәтиҗәләре ата-аналар җыелышында җентекләп тикшерелә, аңлатыла. Алга таба эш планнары кабул ителә.  

Бүгенгесе көндә әти-әниләрне мәктәпкә тарту шактый гына кыенлашты. Өйдә контроль, дәресләргә килеп утыру, баланың укуы белән кызыксыну кимеде. Ә бит төптән уйлап карасаң, әти-әни белән мәктәп бер юнәлештә бармаса, балага яхшы белем, тәрбия бирүнең нәтиҗәсе яхшы булуга шик туа. Бу өлкәдә дә эшебезне җайга салдык. Әти-әниләр катнашы белән дәрестән тыш спорт чаралары, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез. «Ачык ишекләр көне» оештырыла.

Мәктәбебездә укучыны имтиханга хәзерләүдә фән укытучысы, сыйныф җитәкчесе, әти-әни, администрация бердәм һәм бер юнәлештә эш алып бара.  Монда әйләнә-тирә мохитнең дә роле бик зур. Шунлыктан мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән дә тыгыз элемтә урнаштырылган. Дөньяви күзлектән чыгып карасак, мәктәпнең төп бурычы белем бирү генә түгел, ә тормышта үз урынын таба алучы, җәмгыятькә файдалы, сәламәт шәхес тәрбияләү дә.

Нияз Гарипов.

Юлсубино төп гомуми белем  мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса