Әлфия Авзалова Актанышта, МТСта китапханәче. 1946 ел
Ятимә
Әлфия Авзалова 5 яшендә әнисеннән кала. Әнисе тиф авыруыннан үлеп китә. Әнисен җирләгәннән соң озак та үтми, сеңлесе дә дөнья куя. Әтиләре гаиләсен ташлый. Ятим ике кечкенә кызны әнисенең апасы Закирә тәрбиягә ала. Ипи белән тотылган Закирәне 5 елга төрмәгә утырталар. Нәни Әлфия балалар йортына эләгә һәм шунда тәрбия ала.
Икенче класстан - сәхнәдә
Әлфия Авзалова беренче тапкыр 2 сыйныфта укыганда сәхнәгә чыга. Иң беренче отып алган җыры "Карлыгач җыры" дип атала.
... Һаваларда очкан карлыгачлар
Болытларга кереп югала.
Кыз булганчы, булсаң канатлы кош -
Тоткын булмас идем дөньяда.
Түгәрәк күл матур була,
Су белән тулса гына.
Тусын кыз бала дөньяга,
Бәхетле булса гына...
Концертта эшләп, авылга кайткач. Баянда Хәмит Раяпов. 1953 ел
Беренче һөнәре - китапханәче
Әлфия Авзалованың беренче эше - машина-трактор станциясендәге бәләкәй өендә оештырылган уку урыны - "избачта" китап биреп торучы.
Беренче укытучысы
Әлфия Авзалова Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Зилә Сөнгатуллина һәм Венера Ганиеваны яратып тыңлый. Беренче укытучысы итеп исә авылдагы баянчы ханым Мәрзия Юнысованы саный.
Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров
Үзенең бер әңгәмәсендә ул Илһам Шакировтан җырларга өйрәнүен әйтә. "Илһам белән бергә эшләү ул минем өчен мәктәп иде. Җыр башкару техникасы буенча Илһам дәресләрен алдым мин. Мин аны гомерем буе маяк дип атадым. Ул миңа җыр өлкәсендә маяк булды, - ди Әлфия ханым Илһам Шакиров хакында. - Мин Илһамны яратам. Шакиров булмаса, мин Авзалова булыр идемме? Мин бит һәрчак аның белән ярыштым, аңардан өстен булуымны исбатларга тырыштым".
18 яшеннән профессиональ сәхнәдә
Казанга 16 яшь тулгач килә. 1951 елда Татарстан Җыр һәм бию ансамбленә алына.
Әлфия Авзалованың җырлары
Җырчы үзен "Кәккүк", "Гөлҗамал", "Казан сөлгесе", "Болын" җырлары танытты, дип саный.
63 ел сәхнәдә
Әлфия Авзалова прфессональ эстрадада 55 ел өзлексез җырлый, һәвәскәрлекне, агитбригадалар белән хезмәтен санаганда, 63 ел сәхнә тота.
Әлфия Авзалованың иң зур тәнкыйтьчесе
Шул вакыт эчендә чыккан пластинкаларының берсен дә үзендә сакламый, чөнки үз җырлавыннан үзе канәгать булмый. 1995 елда Әлфия Авзалова "Үзем турында" дигән китап чыгара, анда үзе турында ачыктан-ачык яза.
Әлфия Авзалова 21 ел элек үлемнән кала
1996 ел азагында җырчының тавышы бетә. Аңа тамагында яман шеш дигән диагноз куела. Табиблар гомере 3-4 ай, күп булса 1 ел дип вәгъдә итә. Танылган җырчыга үзе дә табиб булган кияве - Зөлфия кызының тормыш иптәше Равил Нигъмәтҗанов ярдәм итә.
Әлфия Авзалова - мәзәк остасы
Әлфия Авзалова җырчы гына түгел, бик оста мәзәк сөйләүче дә була. Ул үзе белән булган аяныч хәлләрне дә, башкалар хакында да көлке итеп сөйләгән.
Бервакыт Әлфия Авзалова курортка китә. Кичләрен биюләр була. Бөтен чибәр-чибәр хатыннарны биюгә чакыралар, Әлфияне чакыручы юк. Шулай ялгыз гына басып торганда, моның янына олы гәүдәле, Алып батырдай бер рус кешесе килеп, танцыга чакыра:
- Какая хорошая обезьянка! Пошли танцевать!
- Пошли, хорошенький медведь! - ди Әлфия.
Ир кеше рәхәтләнеп көлә башлый. Биегәндә үзара сөйләшә болар.
- Вы чукча? - дип сорый ир кеше.
- Нет! - ди Әлфия.
- Тогда вы якутка?!
- Нет!
- Кто же вы, скажите, пожалуйста! - ди бу.
- Японка! - ди Әлфия ханым.
- О-О, хорошенькая японка! - ди ир кеше. - Тогда скажите что-нибудь по-японски!
- Һи-и, карт алаша! - ди Әлфия.
- О!.. какие красивые слова по-японски! - дип шатлана ир кеше.
"Шулай япун маймылы булып йөрдем мин курортта", - дип сөйли Әлфия ханым.
Әлфия Авзалова кызы Гүзәл һәм аны балалар йортыннан кайткач кабул итеп алган Саҗидә һәм аның кызы Нәзифә белән. 1958 ел
Әлфия Авзалованың гаилә хәле
Беренче ире - Зиннур исемле. Ул армиядән кайткан сержант, Әлфия Авзаловадан 10 яшькә өлкәнрәк була. "Мин аңа ялгызлыктан туеп, яратуның ни икәнен белми генә кияүгә чыктым. Аерым йокладык. Өч ай якын китермәдем иремне", - ди Әлфия Авзалова. 1956 елда Зиннурдан ул беренче кызы Гүзәлне таба. 1959 елда Зиннур белән Әлфиянең юллары аерыла.
Анардан соң җырчы ханым артыннан Гомәр исемле өйләнмәгән егет йөри башлый. Соңрак ул Әлфиягә йортка керә. Кызлары Зөлфия туа. Тик ир кеше миңа кыз бала кирәкми, ди. Ә горур җырчы ханым "Кирәкмәсә кит!" - дип җавап кайтара. Шулай аерылышалар. "Өстәвенә, ирем бик көнче иде, тукмак астыннан чыкмадым, да", - ди Әлфия Авзалова үзенә багышлап язылган китабында.
Әлфия Авзалованың мәхәббәте
"Бердәнбер һәм гомерлек мәхәббәтем", дип җырчы Йосыф исемле музыкант егетне атый. Алар 20 еллап очрашып, дус булып йөри. Әмма өйләнешми. Йосыф Әлфия ханымнан яшьрәк, әмма зирәгрәк була. Соңрак ул башкага өйләнеп, үз гаиләсен кора.
Әлфия Авзалованың хыялы
Әлфия Авзалованың сәхнә уртасында үлсәм иде, дигән хыялы була. Мин халкым каршында матур итеп сәхнәдә үлеп китәчәкмен, дип интервьюлар да бирә. "Без аны сәхнәдә үлде дип саный алабыз, чөнки аңын югалтканчыга кадәр җырлады", - ди язучы Рабит Батулла "Татар-информ" агентлыгына.
Хушлашу
Әлфия Авзалова кызына аны ничек соңгы юлга озатырга икәнен дә әйтеп калдыра. "Әни үзенең кызыл күлмәген ярата иде - шуны кидертергә кушты. "Мине матур итеп бизәгез. Халкым мине күрсен. Минем белән хушлашсын", - диде. Өч көннән дә иртәрәк булмасын, диде. Барысы да аның теләге", - дип сөйли аның кызы Зөлфия.
Фотолар Рабит Батулланың "Әлфия Авзалова: истәлекләр, әңгәмәләр, мәкаләләр, фоторәсемнәр" китабыннан алынды.
http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/66331
Нет комментариев