Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов Халыкара кооперация көне уңаеннан тәбрикләмәсе
Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов Халыкара кооперация көне уңаеннан, «Кама» кулланучылар тҗәмгыяте коллективын тәбрикләде.
Котлау сүзендә: "Хөрмәтле кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне Халыкара кооперация көне уңаеннан ихластан котлыйм. Кулланучылар кооперативы бүген дә район икътисадында мөһим урын алып тора. Җитди конкурентлык шартларында да сәүдә өлкәсендә үз урыны бар, халыкны көндәлек товарлар белән тәэмин итүдә уңышлы гына эшләп килә, эшмәкәрлекне үстерүгә этәргеч бирә. Кулланучылар кооперациясе күп еллар дәвамында халыкны товарлар һәм төрле хезмәтләр белән тәэмин итә. Иң мөһиме, икътисадый шартлар тотрыксызланганда да район кулланучылар җәмгыяте социаль юнәлешен саклап кала алды.
Киләчәктәдә район икътисадын ныгытуга, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә лаеклы өлеш кертерсез дигән ышаныч белдерәбез.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, шәхси бәхетләр, иминлек, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим!",- дигәнсүзләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа