Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөһим яңалык

Балык Бистәсе район хуҗалыкларында "яшел урак" уңышлы бара

             Районыбыз хужалыклары кышлату чорына мул, сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә “җиң сызганып” керештеләр.

Күпчелек хуҗалыкларда аяз, кояшлы көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга омтылалар. Габдриев, Галәветдинов крестьян-фермер хужалыкларында күпьеллык үлән участокларының яртысыннан артыграгын печәнгә чаптылар. “Кама-Агро”, “Азык-төлек корпорациясе», «Урахча», “Масловский”, Габдриев хуҗалыкларында печән әзерләү оешкан төстә бара.  Алар барлыгы 470 тоннадан артык яхшы сыйфатлы печән әзерләргә өлгерделәр инде. “Азык-төлек корпорациясе” хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып сенаж салуга  керештеләр. “Кулон-Агро” җәмгыятләрендә, терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара.
Шул ук вакытта  терлек азыгы әзерләүгә керешмәгән хуҗалыклар да бар. Ә  хәзер күпьеллык  үләннең витаминнарга иң бай вакыты бит.  Аны кулдан ычкындырмаска кирәк ләбаса. 

Илгиз Җамалиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса