Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов Раштуа бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле балыкбистәлеләр! Православие динендә булган барлык балыкбистәлеләрне Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Зурлап билгеләп үтелүче бәйрәмнәрнең берсе саналган әлеге бәйрәм үзендә якты хисләр һәм ниятләр саклый, какшамас рухи кыйммәтләр нигезендә халыклар берлегенә хезмәт итә, якты өметләр алып килә һәм йөрәкләрне игелек, мәрхәмәт, сабырлык хисе белән сугара.
Ихлас күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим. Әлеге бәйрәм көннәре йөрәкләрегезгә яшәү көче өстәсен, йортларыгыз һәрвакыт сөю һәм җылылык хисе белән тулып торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа