Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Районыбызда «Мәгариф» милли проектының "Заманча мәктәбе» федераль проекты старт алды

2019 елдан безнең районда "Үсеш ноктасы" гуманитар һәм цифрлы профильле белем бирү үзәге рәвешендә «Мәгариф» милли проектының "Заманча мәктәбе» федераль проекты старт алды.

2019-2020 елларда әлеге проект Котлы Бөкәш һәм Шомбыт мәктәпләре базасында тормышка ашырылган иде. Әлеге проект балаларга яңа технологияләр дөньясына керергә зур мөмкинлек бирде.  Котлы Бөкәш мәктәбендә информатика дәресләрендә Scratch (программалаштыру өчен визуаль мохит) һәм модельләштерү кысаларында укучылар виртуаль һәм өстәмә чынбарлык булдырырга өйрәнделәр. Python телендә программалаштыру белән DJI Tello квадрокоптерлары ярдәмендә бирелгән траектория буенча очыш белән идарә итүне үзләштергәннәр.

2021 елда Күгәрчен мәктәбендә һәм Балык Бистәсе 1 нче гимназиясендә «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләре булдырылды. Әлеге юнәлешләр «Химия», «Физика», «Биология» фән өлкәләрендә уңышлы гамәлгә ашырыла.

2022 елда «Үсеш ноктасы» муниципаль районның тагын ике мәктәбендә-Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбендә һәм Олы Елга мәктәбендә булдыру планлаштырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X