Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

«Мобиль бригада» юлда

Балык Бистәсе муниципаль районының «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2021 елда диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен узу өчен 65 яшьтән өлкәнрәк булган авыл халкын район медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.

2021 ел башыннан алып 26 апрельгә кадәр авыл торак пунктларыннан районның медицина оешмаларына 368 кеше китерелде.

Эш “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Исегезгә төшерәбез, “Өлкән буын” проекты өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлек сыйфатын күтәрүгә һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Билгеле булганча, сәламәтлек турында кайгырту озак яшәүнең нигезе булып тора. Монда даими профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру мөһим роль уйный. Диспансерлаштыру  медицина тикшерүләреннән тыш, тикшерүләрнең башка өстәмә алымнарын үз эченә ала һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә диагностикалау һәм аларның үсеше риск факторларын билгеләү өчен бик мөһим.

Нәкъ менә шуңа күрә өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү эшчәнлеге авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия.

 

2021 елның февраленнән башлап мобиль бригада ерактагы һәм авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны коронавирустан вакцина ясау пунктларына кадәр алып килә һәм кире кайтара.

Яңа коронавирус йогышы таралу шартларында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп әлеге хезмәтләр бушлай башкарыла. һәм ул гражданнарны кабул итүнең расланган графигы буенча оештырыла. Өлкәннәр исемлеген медицина оешмалары төзи.

Барлык кызыксындырган сораулар белән комплекслы үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Коваленко Лариса Анатольевнага 8(38570) 24592 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса