Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Маркетплейс безгә туганмы?

Туган тел... Бу төшенчә шундый якын, шундый газиз. Аның әйтелеше үк кешенең бу дөньяга туганлыгын, туганда ук аңа аралашу чарасы буларак, үзенең уй-фикерләрен, хис-тойгыларын белдерер өчен тел бирелгәнлеген күрсәтеп тора шикелле. Аның икенче төрле әйтелеше дә бар бит әле – ана теле.

Бу инде әниең тарафыннан сиңа әманәт итеп бирелгән олуг бүләк, һич тә югалтырга ярамый торган әйбер дигәнне аңлата. Телнең дәрәҗәсе нәкъ менә гаиләдән башлана да инде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең бер чыгышында: “Гаиләдә үзара туган телдә сөйләшүгә, ана теленә карата ихтирам хисе уятуга зур әһәмият бирергә кирәк. Бүгенге заманда телгә кагылышлы нинди генә законнар чыкса да, иң отышлысы – шәхси үрнәк! Минемчә, тел тәрбиясендә ул – нигез ташы. Туган телгә өйрәтүдә әни кешенең үзенә аерым җаваплы урыны барлыгын искәртеп үтү дә зарур. Тел– ананың балага иң зур бүләге”, дигән иде.

Татарстан Республикасында 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителүе дә бу мәсьәләгә җитди караш кирәклеген искәртә. Ел тәмамланырга күп калмады, шуңа күрә эшләгән эшләргә йомгак ясап, алга таба ниятләребезне ачыкларга да вакыттыр. Без дә мәктәбебездә бу елны нәтиҗәле үткәрү буенча алдан ук план төзедек, шул план буенча эш иттек, байтак чаралар үткәрдек, укучылар белән тәрбияви эшләребезне милли төсмер белән туган телдә башкардык. Мәсәлән, 2 сыйныф укучылары “21 февраль – телләр көне” уңаеннан мәктәп күләмендә әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Алар туган телебездә сөйләп, матур җырлар җырлап, Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр. 4 сыйныф укучылары татар халык җырларына карата булган мәхәббәтләрен тагын бер кат раслады. Алар бүгенге татар җыры, милли көй турында мәгълүмат алды һәм үзләре дә татар халык җырларын яратып башкардылар. 3 сыйныф укучылары үзебезнең мәктәпкәчә төркем балаларына “Курчак бәйрәме” оештырдылар, нәниләргә “Кызыл калфак”, “Теремкәй”, “Йомры икмәк” әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Үзләрен чын артистларча тотып, рольләрне оста башкардылар. “Милли кием – халкымның үткәне” дип исемләнгән гомуми тәрбия сәгатендә укучылар әби-бабаларыбызның көндәлек эш вакытында кия торган өс киемнәре, читек, чабата турында сөйләделәр. Алай гына да түгел, 3 нче сыйныф укучысы Диләрә Галимова чабата турында мәкаль-әйтемнәр белән таныштыргач, матур итеп “Чабата” җырын да башкарды. 9,11 нче сыйныф укучылары “Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә күрсәтте. Укучылар Р.Миңнуллинның “Татарларым”, “Тукай гасыры” һәм И.Юзеевның “Соңгы гармун” поэмаларын сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичә шулай ук моңлы җырлар, үзбәк һәм татар халык биюләре белән үрелеп барды. 6 сыйныф укучылары “Истәлекләр калка тарихтан” исемле әдәби-музыкаль кичә әзерләделәр, элек әбиләребез яратып киеп йөргән бизәнү әйберләре: хәситә, чулпы, беләзек, алкалар һәм милли кием тарихлары белән таныштырдылар. “Ак калфак”, “Уракчы кыз”, “Сөлге чигәм” җырларын баянга ияреп җырладылар, игезәк кызлар - Алия һәм Гөлия “Мөнәҗәт”ләр башкардылар.

Нинди генә милләт кешесе булсаң да,  һәммә кешегә гаилә  бик кирәкле төшенчә булып тора. Һәр бала үз гаиләсе белән горурланырга тиеш. Шушы максаттан чыгып, 1 сыйныф укучылары “Минем гаиләм” проектын яклап, үз гаиләләре турында матур итеп таныштырдылар. Алар махсус оялы альбомнар ясап, эченә гаиләләрендәге йола, гореф-гадәтләрнең үтәлеше, нәсел шәҗәрәләре турында мәгълүматлар урнаштырганнар. Балалар әти-әниләре, әби-бабалары нинди һөнәр ияләре булулары турында яратып сөйләделәр. 5 нчы сыйныф укучылары “Әкият геройларыннан-мифларга”дип исемләнгән проект эшен яклады. Алар татар халык әкиятләрендәге төп геройларны уйнап күрсәттеләр һәм төрле әкиятләрдә еш очраучы образларга тулы анализ ясадылар, татар халык иҗаты жанрына караган риваять, мифларга да тукталып үттеләр. Безнең татар халкы элек-электән аш-суга бик оста булган. Бер үк төрле әйберләрдән әллә ничә төрле милли ризыклар пешерә белгән халкым. Нәкъ менә шулар турында 8 сыйныф укучылары үзләренең проект эшләрендә дәлилләп күрсәттеләр. Алар татар халкының чит төбәкләрдә дә милли йөзебезне таныткан ашлары белән таныштырдылар. А.Платоновның “Юшка” хикәясе буенча “Хәзерге заман прозасында шәфкатьлелек темасы” дигән проект эшен 7 сыйныфлар рус телендә якладылар, бүгенге тормышыбызда кешелеклелек, миһербанлык сыйфатларын булдыруга басым ясадылар.

10, 11 сыйныф укучылары исә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле ярышларда актив катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.

13 апрель көнне 6 сыйныф укучысы Диләрә Миннәхмәтова Казан шәһәренә Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортына барды. Биредә Г. Тукай исемендәге XI  Халыкара шигырь сөйләү бәйгесенең 2 туры үтте. Диләрә Ленар Шәехнең кояш темасына язылган шигырен сөйләде, катнашучы дипломы белән бүләкләнде.

Биредә эшләгән эшләребезнең барысын да санап бетерү мөмкин түгел, әмма әйтәсе килгән сүзем башкада. Дәрәҗәле киңәшмәләр үткәрүчеләр, саллы-саллы язмалар, купшы гына мәкаләләр язучылар бездән башка да күп булды. Минем җанны тырнап торган, махсус игълан ителгән елда гына түгел, ә бәлки һәр елны, һәр көнне без эшли ала торган кайбер мәсьәләләргә игътибарны юнәлтәсем килә. Бу язмадан соң ниндидер фикер белдерергә теләүчеләр табылса яхшы булыр иде, сүзләрем кемнәрнедер уйланырга этәрер дип тә өметләнәм. Бәлки, мәктәптә 35 елдан артык җитәкче булып эшләү дә шундый уйларга этәргәндер.

Телебезнең бүгенге аяныч хәле берәүгә дә сер түгел. Моның бер сәбәбе итеп бердәм дәүләт имтиханнарын күрәләр. Янәсе, баласы имтиханны яхшы бирә алсын өчен русча укыту кирәк. Бу бер сылтау гына түгелме икән? Гади татар авылында, татарча укып югары уку йортына кергәндә рус теленнән иншаны “биш” легә яздым – татарча укуым бер дә комачауламады. Педагогика фәненнән кандидатлык эшен яклаганда 23 фән докторы алдында рус телендә сөйләдем – бернинди кыенлык тоймадым. Авылыбыздан чыккан ике фән докторы, республикага танылган сәнгать әһелләре, үз өлкәләрендә Атказанган исеменә лаек булган шәхесләребез барысы да татарча белем алганнар. Димәк, үз телеңне яхшы белү тормышта үсү өчен киртә була алмый икән.

Икенче бер сәбәпне мин әйләнә-тирә мохитнең баланың фикерләвенә, сөйләменә даими йогынтысында күрәм. Хәзерге вакытта алар компьютердан, смартфоннардан мәгълүматны гел рус телендә алалар диярлек, татарча китаплар укымыйлар. Дәрес вакытында дә теманы сөйләгәндә үз фикерләрен әйтү өчен татарча сүз таба алмый интегәләр. Үзем ишеткәнчә, хәтта башлангыч сыйныф укучылары мәктәпкә килү һәм кайту вакытында үзара русча сөйләшәләр. Телефоннардагы уеннарның да рус телендә булуын исәпкә алсак, моңа гаҗәпләнәсе дә түгел. Монысы инде хәзерге җәмгыятьнең чире. Без үзебез бу вәзгыятькә гаиләдә телебезнең дәрәҗәсен күтәреп, мәктәпләрдә тәрбия чараларын ана телендә үткәреп уңай йогынты ясый алырбыз, дип уйлыйм. Әмма биредә безне чорыбызның икенче бер афәте –  чиктән тыш кәгазь боткасына батканлык сагалый. Атна саен нинди дә булса диктант язып, ике көнгә бер мәртәбә компьютерда теркәлеп, төрле сораштырулар, вебинарлар, семинарлар заманында кайчандыр тәрбияви чараларны балалар белән атна-ун көн әзерләп, матур итеп үткәргән вакытларны сагынып сөйләргә генә калды шул. Монда фотоотчет биреп өлгерү зарурлыгы тора бит. Бу турыда берәү дә кычкырып сөйләми, әлбәттә. “Чирен яшергән үлгән, бурычын яшергән – бөлгән”, дигән әйтем бар бит татар халкында. Шулай була күрмәсен инде.

Туган телебез – татар теле бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искиткеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Бу җәһәттән хәзерге вакытта телебезнең, кирәксә-кирәкмәсә дә, күп кенә чит телләрдән кергән сүзләр белән “чуарлануы” да күңелгә май булып ятмый, билгеле. Монда инде кайчандыр дүртенче хакимият тармагы дип йөртелгән вакытлы матбугат әһелләренең тоткан урыны да зур. Алар бик белемле, сүзнең мәгънәсен, телнең байлыгын яхшы белергә тиеш, дип саныйм. Мин монда “шәхәр”, “шәһес” дип яза торган гәҗит хәбәрчеләре турында әйтмим әле. Мода өчен чит тел сүзләре кыстырып язу үзе бер чиргә әйләнде шикелле. “Маркетплейс” – сату мәйданчыгы, “стартап” – үстерү өчен акча таләп итә торган фикер, “коучинг” – укыту ысулы, “консалтинг” – киңәш бирү, “коворкинг” – ниндидер бер эш төрен башкару өчен төрле белгечлек кешеләренең бер бүлмәгә эш урынына җыелуы икән бит. Үзебезнең телдә дә фикереңне җиткерә алырлык сүзләр булганда, ни өчен без кемнәр артыннан иярәбез соң? Казанда, дәрәҗәле бер уку йортында, зур галимнәр җыелып, телебезне саклау, үстерү турында киңәшмә үткәргәнен яңалыкларда укыдым. Берничә көннән шушы уку йортыннан белем күтәрү курсларына чакырып электрон почтама хат килеп төште. “Җитәкчеләргә коучинг” юнәлеше буенча грант отканнар икән...

Быел апрель аенда мәктәбебездә күренекле шагыйрьләр, язучылар булып китте. Укучылар алар белән очрашуга ныклап әзерләнделәр, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Матур гына очрашу булды ул. Әмма ул вакытта сорарга да яхшысынмадым инде, ни өчен ул “Аулак өй-баттл” дигән исемдә булгандыр. “Баттл” – көрәш дигәнне аңлатканын Интернет челтәрендә эзләп таптым. Әгәр “Аулак өй ярышы” дисәң, грант бирмиләрме икән әллә? Аңламассың бу дөньяны.

Юлда йөргән вакытларымда “Татар радио”сын тыңлыйм. Аларның алып баручыларында да “чыктым аркылы күпер”ләр очрый. Әмма миңа ошый торган ике эшләре бар. Берсе – рус сүзләренең татарча мәгънәләрен бирү булса, икенчесе рус сүзләренең татарчасын белү буенча тыңлаучылар арасында ниндидер мәдәни чарага билет уйнатып кызыксындыру уяту. Уңай тәҗрибә итеп Казан-Яр Чаллы юлындагы элмә такталарны да китерергә була. Шәһәр исемнәре русча, татарча, инглизчә язылган анда. Республикабыз буенча сәяхәт итүче теләсә нинди ил кешесе өчен дә аңларлык. Ә инде Казан шәһәрендәге эреле-ваклы ашханәләр, кабымлык урыннары, төрле фирмалар исемнәрен дә шулай язып булмыймыни? Бу исә яраткан  башкалабызның күпсанлы туристларына аның милли төсмерле шәһәр икәнлеген дә, милли мираска никадәр сакчыл карашлы, зыялы халык икәнлегебезне дә күрсәтеп торыр иде. Ә инде кечкенәдән үк барысы белән дә кызыксынып, күңеленә сеңдереп бара торган балалар өчен менә дигән күргәзмә әсбаплар буласын әйтеп тормасаң да була.

Мин үзем тел белгече дә, тел укытучысы да түгел. Уйлаган уйларымны, фикерләремне генә укучыбыз хөкеменә җиткерим дип әйтүем иде. Үзебезнең телебезне саклыйк, үстерик дисәк - гаиләдә туган телдә сөйләшү, мәктәпләребездә тәрбия чараларын татар телендә үткәрү, вакытлы матбугат, радио, телевидение, элмә такталарда татарча язулар, төрле ярышлар, грантлар – барысы да бер максатка юнәлгән булырга тиеш. Рус мәсәлчесе И.А. Крыловның “Аккош, чуртан һәм кысла” дигән мәсәлендәгечә булмасын иде инде ул. Шулай булганда гына телебез, динебез белән бергә, милләт сагында булыр.

 

Дамир Нәбиуллин,

Яңа Арыш урта мәктәбе директоры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса