Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Кәүсәрия Фәтхуллина: " Элек без ремонт булмаган бинада эшләдек "

Кәүсәрия Фәтхуллина ничәмә-ничә еллар ару-талуны белмичә авылдашларының сәламәтлеге сагында.

 Күки авылыннан «безнең авыл табибы»

 Элек-электән шәфкать туташы һөнәре авылда абруйлы булып саналган. Сәламәтлек белән нинди генә проблема булмасын, авыл халкы фельдшер-акушерлык пунктына бара. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һава торышы нинди булуга карамастан, халыкка беренче булып ярдәмгә ашыга шәфкать туташы.

Кәүсәрия апа медицинада инде 31 ел. Ул туган ягы Күкигә Алабуга медицина көллиятен тәмамлаганнан соң эшкә кайткан. “Фельдшер булу теләге үзеннән үзе килде, - дип искә ала ул.

- Әни еш авырды. Мин ул чакта табиб булачакмын һәм кешеләрне дәвалаячакмын дип үземә сүз бирдем”.

Авыл медпунктында фельдшер булып уңышлы гына эшли башлый Кәүсәрия апа. Кияүгә чыга, ире Рафил белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның барысының да үз гаиләләре бар. Әти-әниләре янына балалары белән еш кайталар.  Кәүсәрия Фәтхуллина үзенең хезмәт юлын сайлаган һөнәренә багышлаган, аны үзгәртергә уйламаган да. Авыл халкы өчен фельдшер - ул табиб яки авылдашлары исеме белән, «безнең авыл табибы». Ул күп нәрсәне белергә тиеш. Чөнки район хастаханәсеннән табиблар график буенча айга бер тапкыр киләләр, калган вакытта Кәүсәрия Фәтхуллина хезмәттәше Айзәрә Гатауллина белән теге яки бу медицина ярдәме күрсәтүне үзләре хәл итәләр. Дөрес, кыенлыклары булса, алар һәрвакыт участок терапевты, акушер-гинекологы белән киңәшләшә алалар, кирәк очракта кешене поликлиникага җибәрәләр, кирәк икән табибны хәтта өйгә чакырталар. Ә менә  яхшы сүз  дарусыз да дәвалый.

 

Яңа ФАПта эшләү икеләтә күңелле

 

Кәүсәрия апа ничәмә-ничә еллар ару-талуны белмичә, уфтанмыйча авылдашларының сәламәтлеге сагында. Өй мәшәкатьләрен, эшләрен төрлесен төрле якта куеп кешегә ярдәмгә ашыга ул. - ди Кәүсәрия Фәтхуллина. - Элек без ремонт булмаган бинада эшләдек, ә хәзер карагыз әле, нинди матурлыгыбыз бар.

Кәүсәрия Фәтхуллина сүзләренә караганда, иске бина да мичкә ягып җылытканнар, суны да коедан ташыганнар. «Демография» милли проект программасына кергәннән соң, аларга  яңа ФАП салалар.  

Хәзерге вакытта Күки авылында 500гә якын кеше яши, аларның барысына да өлкән фельдшер Кәүсәрия апа һәм шәфкать туташы Айзәрә хезмәт күрсәтә. Ашыгыч очракларда ФАП хезмәткәрләре район үзәгеннән ашыгыч ярдәм чакырта.  Пациентның хәле кискен булганда, район хастаханәсенә аларны авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов үз автомобилендә алып бара.

-Без җирлек башлыгына бик рәхмәтле, - ди Кәүсәрия апа. - Ул һәрвакыт булдыра алганча ярдәм итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, булсынга дип йөрүче  Альберт Бәдретдинов авылын тәртиптә тоту өчен көченнән килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Биредә тормыш өчен мөмкинлекләр күп: өр-яңа мәдәният йорты, балалар бакчасы, мәктәп, мәчет бар, кибетләр эшли. Йортларда барлык коммуникацияләр дә ясалган, авыл эчендәге юллар ремонтланган.

 Авылда матур гына яшәп ятучы яшь гаиләләр дә бар. Шәфкать туташы Айзәрә һәм Илнар Гатауллиннар авылда тормыш итүче яшь гаиләләрдән саналалар. Айзәрә һәм Илнар хезмәттән курыкмыйлар, тырышып тормыш итәләр. Төп йортта әниләре белән бергә яши алар. Ике бала ул һәм кыз үстерәләр. Уллары Инсаф быел беренче сыйныфка укырга кергән. Кызлары Инзилә балалар бакчасына йөри. “Авылда да менә дигән итеп яшәргә була хәзер. Йортта барлык уңайлыклар да бар. Илнар белән икебез дә күп балалы гаиләдән без. Кечкенәдән эшләп үстек. Бүгенге көнебездә дә маллар асрап яшибез. Ике сыерыбыз, бозаулар, тавык-чебешләребез бар. Өйдә Нәҗибә әни йортның йозагы. Өлкәннәрнең сүзе хак, диләрме, аның киңәшеннән чыкмыйбыз”,- ди Айзәрә.

Тормыш иптәше Илнар да алтын куллы кеше. Агач, тимер эшен дә яхшы белә. Гаилә корып җибәргәч төп йортны төзекләндереп таштан үзе сала.Балалар үстерү, аш-су әзерләүне Айзәрәгә ышанып тапшырсалар, йорт тирәсендәге эшләр Илнар карамагында. Ике бакчаның берсендә малларга ашатыр өчен печән үстерәләр. Икенчесендә күпләп чөгендер, кабак, бәрәңге утырталар. “Моннан тыш та маллар өчен икмәген, печәнен сатып алабыз. Авыл җирендә яшәп мал асрамыйча булмый. Ите дә, сөте дә үзеңнеке”,- ди Илнар.

Язмабыз ахырында шуны әйтеп үтәсе килә, җирле халык авылда булган мөмкинлекләрдән канәгать.  Яңа ФАП ачылуга да сөенеп туя алмыйлар. Ә шәфкать туташлары Кәүсәрия апа һәм Айзәрә халыкның сәламәт булуын, имин тормышта яшәвен тели.

 

Гөлчәчәк Газизова,

Гөлназ Зарипова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса