Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Котлы Бөкәш мәктәбендә балаларны агач, калай эшенә өйрәтәләр

Котлы Бөкәш мәктәбендә “Мәгариф” милли проекты кысаларында ачылган “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге бүген уңышлы гына эшләп килә.

Биредә укучылар “Үсеш ноктасы” буенча “Технология”, “Информатика”, “Тормыш иминлеге” фәннәреннән белем ала. Сүзем технология дәресе турында иде. “Әлеге юнәлеш буенча без укучылар белән компьютерлар кулланып 3Д модельләштерү ясыйбыз. Ягъни компьютерда 3Д детальләр ясап, 3Д принтеры аша бастырып чыгарабыз. Ә технология дәресенең төп программасы буенча агач, калай эшен өйрәнәбез”,- дип аңлатып узды технология дәресе укытучысы Рамил Гыйләҗиев.

Шушы көннәрдә бишенче сыйныф укучылар белән авылның калайдан бизәк эшләүче остасы Рәмис Шәймәрданов янында булып кайтканнар алар. “Металл материаллар белән танышу, алар белән эшләп карау максатыннан экскурсия ясадык”,- ди укытучылары Рамил Гыйләҗиев. Әзер макетлар ярдәмендә укучылар почта тартмачыгы ясап караганнар. Һәрберсенә калай кисеп, тарма ябыштыру мөмкинлеге тудырганнар биредә.

Рәмис һәрберсеннә булышып өйрәтеп торган. Бер дәрес аралыгында – 45 минут вакыт эчендә күмәк көч белән бер почта тартмачыгы эшләгән алар. “Балалар тартмачыкны бик кызыксынып, тырышып ясадылар. Аннан әзер төрле төстәге милли бизәкләрне аңа ябыштырып бизәп куйдылар. Шулай күтәренке кәеф белән сөенеп мәктәпкә кайттык без”,- диде укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса