Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк"

Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды. 

Анда район башлыгы урынбасары Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге (ЗАГС) җитәкчесе Миләүшә Зарипова, “Яшь гаилә” клубы җитәкчесе Айгөл Заһитова, Күки авылы җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов, имам-хатыйп Фәрит Насыйбуллин катнашты.
Очрашуны ачып җибәргән Күки авылы мәдәният йорты директоры Гөлфинә Сәлахиева чараның программасы белән таныштырды һәм сүзне Фирдания Әхмәтҗановага бирде. 
-2021 елның декабрь аенда “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы булып узды.  Анда демографик вәзгыятьне яхшырту, гаиләләрне саклап калу максатыннан, авылларга чыгып халык белән очрашулар оештыру турында карар кабул ителде. Һәм менә без әлеге эшне башлап та җибәрдек. Аның беренчесе күптән түгел, март аенда, Тәберде Чаллысы мәдәният йортында узса, инде бүген сезнең белән гаилә иминлеге хакында фикер алышу, аерым проблемаларны хәл итү буенча ихлас аралашу, эчкерсез сөйләшүгә җыелдык, - диде район башлыгы урынбасары һәм очрашуга килүчеләрне  гаилә көне белән котлап узды, изге, матур теләкләрен җиткерде.

“Без икебез – бербөтен”
Гаилә кыйммәтләрен саклау дигәндә, Күки авылында үрнәк гаиләләр бик күп. Алар хакында авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов шактый гына мисаллар китерде. Ә инде яшьләргә өлге булырлык, быел никахлашып яши башлауларына 50 ел тулган Мосабир-Рәхилә Галимбековлар, 40 ел пар канатта гомер итүче Рамил-Гөлсинә Фәтхуллиннарны сәхнә түренә дәшкәч, зал көчле алкышларга күмелде. Чыннан да яшьләргә биргесез әлеге парларның бүгенге буынга сөйләрлек үткәне, күңелле гаилә тарихы бар. Кичәне алып баручы мәдәният йорты директоры Гөлфинә Сәлахиева аларның язмышын матур итеп ачты, һәркайсы белән таныштырып үтте.
Мосабир абый белән Рәхилә апаның кавышулары очраклы булса да 50 ел бер-берсен аңлап, бер сулышта яшиләр. Ул вакыттагы кыз урлау йоласының бәхеткә юл ачуын матур язмыш дими ни дисең..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса