Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Дамир Ризаев: "Районыбыз бүген республикабыздагы бер генә программадан да читтә калмый."

 Әле дистә еллар элек кенә районыбыз үзәгендә төркем-төркем булып сыер, кәҗә көтүләре йөргән булса бүген ул танымаслык булып үзгәрде.

Районыбыз үзәге бүген чын мәгънәсендә халкыбызның яраткан ял мәйданына әверелеп килә. Ул елдан-ел  ямьләнә, яшеллеккә, чәчәкләргә күмелә, матурлана. Җәй айларында бик күпләр биредә гаиләләре, нәни балалары һәм кайткан кунаклары белән чыгып рәхәтләнеп ял итәргә гадәтләнеп киттеләр. Җәй айларында гына түгел, хәтта алтын көз, салкын кыш көннәрендә дә монда бергәләшеп күңел ачып йөрүчеләр саны кимеми, киресенчә көннән- көн артып тора. Кичләрен дә бу мәйданда халык өзелми.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Ризаевның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы җәмәгать киңлекләре үсеше дәүләт программасының быел соңгы дүртенче өлеше уңышлы төгәлләнде. Бу дәүләт программасының йомгаклау өлешендә 20 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. Аларның барысы да халкыбыз өчен уңайлы, комфортлы булуына юнәлгән. Әлбәттә инде эш башлаганчы җитәкчеләребез халык фикерен тирәнтен өйрәнеп, күпләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып эш иткәннәр. Бер сүз белән әйткәндә, халык телендә еш яңгырап  торган “киңәшле эш таркалмый” дигән әйтем аларның күңел түрләрендә дип әйтергә мөмкин. Районыбыз үзәгендә киләчәктә дә байтак кына башка төр республика һәм федераль программалар кысаларында  мондый ямьләндерү һәм төзекләндерү белән бәйле эшләрне  дәвам иттерергә исәп итәләр. Кыскасы, районыбыз бүген республикабыздагы бер генә программадан да читтә калмый. Әлегә кайсыларының киләсе ел программасына катнашуы гына билгеле түгел. Арада иң эреләрдән саналганы район үзәгендә Гаилә хәлен теркәү (ЗАГС) бинасы   һәм Яшьләр үзәкләрен төзү кебек актуаль булган төзелешләрне дә башлап җибәрергә планлаштыралар.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтәсе килә, Балык Бистәсе шәһәр җирлеген бизәү, яшелләндерү һәм ямьләндерү буенча да соңгы вакытларда байтак кына игелекле эшләр башкарыла. Шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов тәҗрибә уртаклашу  максатыннан күрше тирә төбәкләргә барып кайткан. Мөслимлеләр үрнәгендә кайбер гамәлләрне тормышка ашырырга да керештеләр. Мисалга, район үзәге урамнарын  күрсәтеп үтү дә урынлы булыр. Биредә кыргый агачларны бетереп, алар урынына  җимеш агачлары утырту, чәчәкләр үстерү мәйданын киңәйтү, җанландыру да райондашларыбызның күңелләрен күтәреп җибәргәндәй итте. Киләчәктә дә кичектергесез рәвештә хәл итәсе мәсьәләләр эш планына кертелгән. Кыскасы,  башкарылачак эшләре өстәлеп кенә тора, киләчәктә гамәлгә ашырасы проектлары да байтак аларның. Тик барысын да чынга ашыру өчен финанс чыгымнары таләп ителә. Бу нияттән шәһәр җирлеге җитәкчелеге елның-елында халыктан җыела торган үзара салым акчасының бер өлешенә дә өмет итә. Бер сүз белән әйткәндә, район җитәкчелеге бер урында тукталып тормый, катлаулы проблемаларны хәл итүгә алына, максатлы карашлары халкыбыз күңелендә  канәгатьләнү хисләре уята. Боларны без бу ел дәвамында башкарылган эш күләмнәреннән чыгып та бәяли  алабыз.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса