Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Балык Бистәсендә “Яктыртуны сафка бастыру” программасы нигезендә шактый эшләр башкарылды

Уйлап карасаң бик дөрес һәм урынлы әйтелгән сүзләр.

Бүгенге тормыштан күпләр зарланырга яратсалар да, эшлим дигән кешегә барлык мөмкинлекләр, юллар  да ачык хәзер.
Элек көнкүреш-социаль, мәдәни учреждениеләре авыл җирләрендә күбрәк колхоз-совхозлар көче белән торгызылса, бүген дәүләт ярдәме белән сафка бастырылалар. Бары тик авызыңны ачып йөрмәскә, бүген сиңа халкыбыз олы ышаныч күрсәтеп, җаваплы урынга сайлап куйганнар икән, үзеңнән соң килгәннәргә сокланып сөйләрлек гамәлләр калдырырга ашыгырга кирәк. Районыбыз җитәкчелеген бу яктан гаепләрлек түгел. Алар һәр елда диярлек бик күп төрле дәүләт прогаммаларында  актив катнашып, сафка бастырылган обьектлар күләме белән, байтак кына тирә күршеләрдә яшәүчеләрне таң калдыралар. Бу елдан башлап район үзәгендә һәм авыл җирләрендә “Яктыртуны сафка бастыру” программасы нигезендә байтак кына эшләр башкарылды. Балык Бистәсе урамнарына, җәяүлеләр үтеп йөрү юлларына яктырткычлар урнаштыру бүген инде төгәлләнеп тә килә. Болар хакында соңгы район киңәшмәсендә башкарма комитеты җитәкчесенең инфроструктора үсеше  буенча урынбасары Дамир Ризаев та бик тирәнтен ассызыклап үтте. Барлык эшләрнең дә ул бүген район җитәкчелеге контролендә булуын, планда каралганча оештырылуын белдерде. Бәлки шуның уңай нәтиҗәсе буларактыр бүгенгесе көнне район үзәгендә генә түгел Шиланка, Түбән Тегермәнлек, Яңа Ырга, Трой-Урай авылларында да инде урамнарны яктырту кебек әһәмиятле эш тәмамлану алдында тора. 
Ә менә районыбыз халкын туктаусыз рәвештә “Чиста су” белән тәэмин итү кебек тормышчан әһәмияткә ия булган программада быел Балык Бистәсе, Ямаш, Кече Укмас, Югары Тегермәнлек, Үри, Бирдебәк авыллары актив катнашалар.  Киңәшмә барышында бу эшләрнең  бүген районыбызда нинди темп белән баруы  тирәнтен анализланды, кайбер урыннарда аны тизләтергә кирәклеге күрсәтелде, әлбәттә инде авыл җирлекләре җитәкчелеге читтән күзәтүче ролендә булмасыннар, иде дип бик урынлы төстә телгә алып үттеләр. Кыскасы, бүген кыюларга, тәвәкәләргә юлларның ачык булуын тагын бер кат искә алып үтәсе килә. Тикмәгә генә халык телендә, хәрәкәттә- бәрәкәт, димиләр шул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса