Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Балык Бистәсендә «Безнең ишегалды» программасы 2022 елда ничек тормышка ашырыла?

2022 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча республиканың 40 муниципаль берәмлегендә 1200 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Быел халык беренче тапкыр төзекләндерү өчен ишегаллары исемлеген төзүдә катнашты. 2021 елның язында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү узды, анда 92 мең татарстанлы катнашты. Алар төзекләндерү өчен өстенлекле 200 ишегалдын билгеләделәр. Алар тавыш биргән кешеләрнең йортларда яшәүчеләргә карата процент нисбәте буенча формалаштырылды. Аннары исемлекне, беренче чиратта комплекслылык принцибын исәпкә алып, район хакимиятләре тулыландырды. Ул җәяүлеләр челтәре булдыру һәм ишегалды территорияләрен үзенә тартып тору нокталары (мәктәпләр, балалар бакчалары һ.б.) белән бәйләүдән гыйбарәт. Шулай ук исемлекне төзегәндә башка төзекләндерү программалары, район һәм шәһәрләрнең ишегалды территорияләрен үстерү стратегиясе һәм инвентаризация нәтиҗәләре дә исәпкә алынды.

2022 елда микрорайон дәрәҗәсендә ишегалды территорияләрен комплекслы проектлауга аерым игътибар биреләчәк. Шуңа бәйле рәвештә күрше ишегаллары бер-берсеннән функциональ яктан аерылып торачак. Биредә яшәүчеләр дә, мәсәлән,  спорт белән шөгыльләнү өчен  күршеләренең ишегалларына кадәр җәяү йөри алачак. Чөнки аларның ишегалдында андый мәйданчыкларны урнаштыру өчен урын җитәрлек түгел. Шулай ук мондый алым шәһәрнең мөһим нокталары булган ишегалларын уңайлы җәяүле маршрутлары белән тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк. 2022 елгы ишегаллары арасында аерым проект карарлары һәм «фишкалары»булган территорияләр күп булачак.

Проектлаучылар барлык территорияләрнең үзенчәлекләрен анализладылар һәм хәзер төзекләндерүнең башлангыч схемаларын эшлиләр. Алар барысы да халыкка тәкъдим ителәчәк һәм аларның фикерен исәпкә алып эшләп бетерелә. Ишегалдындагы функциональ зоналар кайда урнашуы, балалар һәм спорт мәйданчыкларында нинди җиһазлар урнаштырылуы, ясалма тигезсезлекләр кирәклеге, ишегалдында булган кече архитектура формаларын сакларга кирәкме — бу һәм башка күп кенә мәсьәләләр турында очрашуларда фикер алышалар. Республика буенча мондый очрашуларның күбесе үтте инде. Ә булачак фикер алышуларның даталары турында очрашуга кадәр берничә көн кала подъездлар янында урнаштырылачак белдерүләр ярдәмендә белергә мөмкин. Аннары, апрель аенда, ишегалларында төзекләндерү схемалары барлыкка киләчәк. Алар халыкка барлык эш этаплары турында тулы аңлатмалар белән бергә тәкъдим ителәчәк. Архитекторлар һәм программа вәкилләреннән тыш, презентациядә юл эшләре буенча подрядчылар, шулай ук район администрацияләре, идарәче оешма вәкилләре дә катнашачак.

Программага кергән ишегалларының барлык адреслары dvor.tatar. сайтында, төзекләндерү картасында билгеләнгән. Быел безнең районда 10 ишегалды төзекләндереләчәк.

Луиза Ананьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса