Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Балык Бистәсенең өлкән буын кешеләре ихлас рәхмәтләрен җиткерә

2019 сентябреннән гамәлгә кергән “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проекты районыбызда уңышлы эшләп килә.

Ул өлкән буынга системалы рәвештә ярдәм күрсәтү һәм аларның яшәү сыйфатын яхшыртуны күзаллый.Проект кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар ел дәвамында үзәк хастаханәдә диспансеризация үтә. Алар медицина учреждениесенә бару өчен район халыкны социаль яклау бүлегеннән махсус транспорт белән тәэмин ителәләр. Шуңа да әлеге ике учреждение бу өлкәдә бер булып эшли. Агымдагы елда район буенча 65 яшьтән өлкән 1150 граждан медицина тикшерүе узарга тиеш булса, аның инде 1125 е үткән. 
Милли проект эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр газетабызда даими бирелеп барылса да, бүгенге көн торышына күз салу өчен без янәдән үзәк хастаханәгә килдек. Биредә һәрвакыттагыча үзенчәлекле тормыш кайный. Әмма бернинди ыгы-зыгы, кабаланулар юк. Әнә иртәнге сәгатьләрдә үк Яңа Арыш авылыннан бер төркем өлкәннәрне диспансеризация үтәргә алып килгәннәр. Аларны халыкны социаль яклау бүлегеннән шәфкать туташы Алсу Исмәгыйлева һәм социаль хезмәт буенча белгеч Сиринә Мингарипова каршылады.
–Авылдагы шәфкать туташлары белән алдан килешенеп күпме кеше киләсен участоктагы гомумпрактик табибларга хәбәр итәбез. Шуңа күрә барысы да җай гына бара. Берничә төрдә анализлар бирү, ЭКГ тикшеренүе, флюорография үтү һәм терапевт каравы – болар диспансеризациянең төп өлешләре. Авыру очрагы ачыкланса башка табибларга юллыйбыз, – дип кыскача гына аңлатма бирде Алсу Исмәгыйлева.
Диспансерлаштыру үтүче өлкән пациентларның барысы да участок табибында «Өлкән яшьтә булу – киртә түгел» дигән тестны үтә. Андагы сораулар буенча пациент 3 яки аннан да күбрәк балл җыя икән, ул консультация өчен табиб-гериатрга җибәрелә. 
Поликлиниканың гериатрия кабинеты исә пенсия яшендәгеләрнең сәламәтлеген тикшерү өчен җиһазланган. Биредә өлкәннәрне табиб-гериатр Лилия Шәйхетдинова кабул итә. 
–Гериатрия кабинетында профилактик консультация үткәрү өлкәннәрдә еш очрый торган авыруларны ачыклау һәм аларга үзвакытында тиешле ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыра, – дип аңлата табибә. –Беренче карашка гади генә кебек тоела, әмма биредә пациентның кул көче ныклыгын тикшерү дә үз нәтиҗәсен бирә. Сәламәтлекләренә игътибарлы булу, диета саклау, физик активлык буенча индивидуаль киңәшләр бирәбез, – ди Лилия Зөфәр кызы.
Күңелләренә ярашлы ачкыч таба белгән табибәгә өлкәннәр бик рәхмәтле. Ягымлы, ачык йөзле, игътибарлыгы өчен дә яраталар аны. Гомумән, “Өлкән буын” юнәлеше буенча эшләнгән милли проект уңышлы булуы белән танылды.
– Авылдан, капка төбеннән үк бүлнискә җиңел машина алып килде. Җитәкләп кенә йөрттеләр рәхмәт яугыры! Кирәкле анализларны алдылар, сәламәтлекне тикшерделәр. Барысына да безне кайгыртулары өчен зур рәхмәт, – ди Яңа Арыш авылыннан килгән Минҗамал апа белән Хәсән абый Хисамиевлар.
Якуп абый Гатауллин, Хәмит ага Хәйретдиновлар да канәгать күренәләр. “Хәзер инде саулыклар чамалы. Баш та әйләнә, үзлегеңнән генә чыгып китеп булмый. Болай бик җайлы булды әле бу”, - диештеләр авыл аксакаллары.
–Врачлар, шәфкать туташлары бик игътибарлылар. Җылы сүзләре үк җанга ятышлы, – дип рәхмәтләрен җиткерде Яңа Арыш авылында гомер буе савымчы булып эшләгән Нурзия апа Вәлиева. 
Әнә шулай федераль проект кысаларында, авылларга килеп ярдәм күрсәтү өлкән яшьтәгеләр өчен бик отышлы. Үзләре әйткәндәй, әле алар кайчан поликлиникага килеп сәламәтлекләрен тикшертерләр иде икән?! Гомер буе колхоз эшеннән арынмыйча бил бөгеп, тир түккән әби-бабайлар хөрмәт-ихтирамга бик лаеклылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса