Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Балык Бистәсендә өлкән яшьтәгеләр өчен барлык уңайлыкларда тудырылган

Авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре үткәрү өчен медицина оешмаларына йөртү дәвам итә.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында Балык Бистәсе районы территориясендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак  дәвамлы карау системасы булдырылган. 2019 елдан муниципаль район территориясендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга шуның нигезендә хезмәт күрсәтелә. Әлеге чаралар өлкән буын кешеләренә системалы ярдәм күрсәтүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Агымдагы елның 31 июленә 819 өлкән яшьтәге граждан медицина учреждениеләрендә булган.
«Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорт йөртүчесе иртәдән үк авылга ашыга, аннан график буенча пенсионерларны диспансерлаштыруга алып килергә тиеш.
«Безне мондый оешкан рәвештә йөрткәннәре өчен бик рәхмәтле, безнең яшьтә район үзәгенә барып җитү авыр, бигрәк тә салкын һәм начар һава торышы булганда. Без бик канәгать, рәхмәт!»,  диләр пенсионерлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса