Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Анатолий Егоров: » “Безнең ишек алды” программасы кысаларында бик кирәкле һәм әһәмиятле эшләр башкарыла»

Шөкер, бүген элеккеге елларда төзелгән күп катлы йортларны инде танып та булмый.

 Узган гасырның 70 нче елларында ук Масловка авылында җиткерелгән ул йортларның бер ишесе чыннан да нык үзгәргән. 
- Ярый әле хөкүмәтебезгә рәхмәт, “Безнең ишек алды” программасы кысаларында бик кирәкле һәм әһәмиятле эшләр башкарыла, - дип Масловка авыл җирлеге башлыгы Анатолий Егоров үз сөенечләре белән уртаклашты.
Программа нигезендә инде монда байтак кына йорт тирәләре тәртипкә китерелгән. Ә Масловка авылында исә бүген андый шәһәр тибындагы 11 йорт исәптә тора. 
- “Безнең ишек алды”программасы буенча башкарылган эшләрнең барысы да күңелгә ятышлы итеп эшләнде,- дип җирле үзидарә җитәкчесе безгә балаларның уен мәйданчыгын күреп чыгарга, шулай ук бер үк вакытта күп катлы йортлар ишек алдында барлыкка килгән автомашиналар кую мәйданчыкларына күз салырга да киңәш итте. «Монда аны иркен итеп 8 автомашина сыешлы итеп ясадылар»,- диде ул безгә. Үзе авыл кешеләре белән җыен үткәрергә әзерләнүе сәбәпле безнең белән чыгып йөри алмады. 
Һәр йорт ишек алдына кешеләр үтеп йөри торган сукмакларга асфальт түшәлүе күңелгә ятышлы итеп үтәлгән. Килгән-килгән, биредә яшәүчеләр белән  дә программа хакында фикерләре белән кызыксынырга булдым. Тулаем алганда масловкалылар башкарылган эшләрдән канәгать калганнар. 
Автомашиналар кую мәйданчыгына асфальт җәюгә ачыклык кертү максатыннан, без район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Дамир Ризаевка мөрәҗәгать иттек. Ул бу эшләрнең барысы да биредә олы эшләр алдыннан үткәрелә торган, яшәүчеләр җыелышында башкарыласы эшләрнең бик җентекләп тикшерелүен, җирле халык фикере үзәктә булуын һәм шәхси автомашиналар өчен стоянка мәйданына асфальт җәю каралмаганлыгын белдерде. Чөнки әлеге республика проектның смета документында асфальтлау  бөтенләй каралмаган. 
Масловка авылының үзәк урамдагы 6 нчы йорт каршысындагы балалар мәйданчыгы болай ярыйсы килеп чыккан кебек. Әмма монда да гомере буена диярлек кеше эшен охшатмаучылар табылды. Бер карашка барысы да күркәм килеп чыкса да, безнең халыкка ярап булмый, дип хак әйтәләр шул. Биредә берәү дә  гомуми эштә уңайлырак итү чарасына каршы төшмиячәк. Ә менә яшәүчеләр һәм әти-әниләр өчен утыргычлар, юган киемнәрне, керләрне элеп киптерү урыннары бик урынлы, яхшы килеп чыккан. Мондый  гомуми чараның күңелгә ятышлы, сыйфатлы итеп үткәрелүендә киләчәктә берәү дә читтә калмаса ул тагында күркәмрәк булыр иде. Шуңа күрә,  биредә беренче чиратта җирле халык үзе үк башлап йөрергә тиеш. Ә ни өчен алар эш барышында читтән күзәтүче ролен башкарганнар? Алай булмаса биредә дә вак-төяк аңлашылмаучанлыкларга юл куелмас иде. Әле бу авылда киләсе елда тагын бер йортның ишек алдын төзекләндерү эшләре планга кертелгән. Монда инде яшәүчеләргә уяу булырга кирәк булачак, эш барышын бердәм төстә күзәтеп тору һәм үзләре дә өмә оештырып эштә актив катнашсалар, соңыннан мондый ризасызлык күрсәтүләргә урын булмаячагы көн кебек ачык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса