Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Табибә Энҗе Гаязова: "Диспансеризация үтү мөһим!"

Коронавирус инфекциясе белән авырган гражданнар өчен 2021 елның июль аеннан тирәнтен диспансерлаштыру каралган. Аңа нинди тикшеренүләр керә һәм аларны кайда, ни рәвешле узып була? Шул хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без Балык Бистәсе поликлиникасы мөдире Энҗе Шамил кызы Гаязовага мөрәҗәгать иттек.


–  Коронавирус белән авырганнан соң организмны торгызу бик авыр. Шуңа да әлеге инфекцияне кичерүчеләргә тирәнтен диспансерлаштыру (углубленная диспансеризация) узу бик мөһим. Ул профилактик медицина тикшерүенә өстәмә рәвештә үткәрелә. Тирәнтен диспансерлаштыру ике этаптан тора. Аның беренче этабына канның кислород белән туклануын (сатурация) тыныч вакытта һәм 6 минутлык йөрүне үз эченә алган тест белән тикшерү, спирометрия, канның гомуми клиник һәм биохимик анализы, Д-димер концентрациясен билгеләү (күрсәткечләр буенча) һәм күкрәк читлеге органнарына рентгенография үткәрү керә. Болар барысы да табибка пациентның сәламәтлеге турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Беренче этаптан соң нинди дә булса тайпылышлар ачыкланса, пациент җентекле тикшерүләр уздыру өчен икенче этапка җибәрелә.
Диспансерлаштыруның икенче этабында исә  күрсәткечләр буенча эхокардиография, үпкәләргә компьютер томографиясе һәм аскы очлыклардагы кан тамырларына комплекслы сканирование үткәрелә.
– Энҗе Шамиловна, тирәнтен диспансерлаштыруның яше һәм вакыты чиклеме?
– Әлеге тикшерүләрне 18 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәкләргә ковид белән авырып, савыкканнан соң  ике айдан узарга була, шуннан да иртәрәк түгел. Тирәнтен диспансерлаштыруны үткәрү датасы гомумпрактик участок табибы тарафыннан билгеләнә. Аны үтү өчен гражданнарга поликлиникадан хәбәр бирелә, я булмаса пациент үзе дә билгеләнгән участок табибына мөрәҗәгать итә ала. 
–Планлы диспансерлаштыруны яңарак кына узган кешеләргә яңадан тикшеренергә кирәкме?
– Әйе, кабат тикшеренергә киңәш итәбез. Чөнки ковидтан соңгы  диспансерлаштыру тикшеренүләрнең күпсанлы һәм тирәнтен булуы белән аерылып тора. Анализлар җитдирәк һәм киңрәк итеп үткәрелә. Әйтик, үпкәләр, кан тамырлары тикшерелә. Кирәк булган очракта табиб кабат яки өстәмә тикшерү чаралары билгели. Шуннан соң коронавирус инфекциясен кичергән кеше өчен дәвалау һәм тернәкләндерү программасы эшләнә. 
Диспансерлаштыруның максаты ковидтан соң булган өзлегүләрне, аларның үсеш куркынычын ачыклау һәм, тернәкләндерүне дә кертеп, гражданнарга кирәкле медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү. Шуңа күрә диспансеризациянең планлысын да, ковидтан соңгысын да сузарга ярамый, вакытында тикшеренү һәм сәламәтлекне ныгыту һәркем өчен мөһим.
Коронавирус инфекциясенең соңгы вакытта азрак чигенешен сизсәк тә, аның яңа дулкын булып күтәрелү ихтималы юк түгел. Ул кешелек дөньясына куркыныч афәт булып керде инде. 
– Укучыларыбызга җиткергән тирән мәгълүматлы әңгәмәгез өчен рәхмәт, Энҗе Шамиловна. Элемтәләр өзелмәс, киләчәктә тә сездән үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алырбыз дип ышанам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса