Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Базарда да базарчы булуың кирәк-Фотолар

    Берәү алдый, берәү алдана. Әлеге канатлы сүзләрнең базар кануннарына яраклашып туганлыгы беркемгә сер түгел. Тик алар әлеге ярминкәләргә һич кенә дә кагылмый.

    Монда күпчелек шәһәр халкы ота,Сатучылар да оттырмый. Дөрес,Татарстан дәүләте кайгыртучанлыгы нигезендә оештырылган шәһәр ярминкәләрендә бәяләр шактый юнь, түбәнрәк куела. Оештыручыларның таләбе шундый. Тик нинди генә шартларда да яраклаша теләгән кеше. Базарда да базарчы булуың кирәк. Һәм бу хакыйкәтькә үз күзләрем белән ярминкәне күзәткәннән соң тагын бер кат инандым.

    Ярминкәләр иртәнге бишләрдә үк инде гөрли башлый. Йокламый бу көннәрне шәһәр халкы. Күпчелек сатып алучының үз сәүдә ноктасы бар. Безнең район вәкилләре оештырган Дербышки поселыгы" Дерби" базарында да шундый хәлгә юлыгасың. Бу көнне районнан 33 берәмлек транспорт азык-төлек, авыл хуҗалыгы товарлары төяп биредәге базарга иртә таңда килеп җиттеләр. Элеккеге Олы Елга мәктәбе директоры, бүгенге эшмәкәр, фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе үзләре үстергән күркә итен халыкка тәкъдим итәләр. Инде базар таләпләрен дә үзләштерергә өлгергәннәр. Матур этикетлар, зәвыклы киемнәр, товарны тәкъдим итү осталыгы аларны янәшәдәгеләрдән бер башка өстен тота кебек.

    Шуңадыр, нәзберек шәһәр кешесе дә алар тирәсендә күбрәк кайнаша, сатып алырга чират хасил була.

    -Күркә ите белән генә чикләнеп калмадык. Күңелдә һаман да мәктәп тормышы яши. Аларга ярдәм итәргә теләү максатыннан, мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгында үстерелгән яшелчәләрне дә сатуга алып килдек ,-ди Нурислам Мингалеев.

    Кече Укмастан Рәүф Хакимов тавык йомыркасы, "Губайдуллин" фермерлык хуҗалыгы, "Эмиль Нуруллов" шәхси хуҗалыгы вәкилләре каз ите белән сату иттеләр. Урманчылар дару үләннәре, мунча секберкеләре алып килгәннәр.

    Балыкбистәлеләр базарда урнашкан өлештә ике буш торган урынга дилбегә буе чиратлар пәйдә булды. Әлеге урыннарга сөт продуктлары белән килеп басачак " Исмәгыйлов" фермерлык хуҗалыгы вәкиле һәм Масловкадан шәхси эшмәкәр Михаил Аксаковны көтәләр булып чыкты алар.

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Вазыйх Фатыйхов.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: базар
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: