Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлеләр дәүләт ярдәменнән бик канәгатьләр

    Узган ел йомгакларыннан мәгълүм булганча, Татарстан региональ башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча инде биш ел рәттән беренче урынны алып килә.

    Монда социаль сфера һәм икътисадның үсеш динамикасы-регионнар эшчәнлегенә бирелә торган бәянең төп критерия булып тора. Соңгы өч елда бу бәһа 11 күрсәткеч буенча нәтиҗәләнде. Шул нигездә, Татарстан югары күрсәткечләрен генә саклап калмыйча, барлык социаль-экономик юнәлешләрдә зур сикереш ясады.

    Республикабаз лидеры Рөстәм Миңнехановның көчле стратегиясе республикада тотрыклылык һәм үсешне тәэмин итүдә ышанычлы нигез булып тора. Алда әйтелгәнчә, биш ел дәвамында регионыбызның социаль-экономик юнәлештә лидерлык позициясен саклавы, эре инновацион проектларны тормышка ашыруы моның ачык мисалы булып тора.

    Әлеге уңай социаль-икътисади үсеш динамикасын районыбыздагы яңарышлардан, шактый күләмле инновацион проектларны тормышка ашыруыннан чыгып та анык күзалларга мөмкинлек бар. Бу җәһәттән, әйдәгез әле, сүзебезне кайбер рәсми саннарга, район җитәкчеләребезнең, абруйлы кешеләребезнең фикерләренә таянып дәвам итик. Район башлыгы Илһам Валеев:

    -Районыбызның социаль-экономик үсешенә килгәндә, соңгы елларда авыл хуҗалыгында, промышленность, транспорт һәм элемтә өлкәсендәге уңышларыбыз куанырлык дияр идем. Быел да үсеш динамикасын югалтмыйча уңышлы дәвамда эшчәнлек алып барабыз. Сүздә генә калмыйча, кайбер саннарга тукталып үтик. Беренче кварталда үз көчебез белән хезмәт күрсәтү һәм җитештерелгән үз товарыбызның гомум күләме 280 миллион сумлык булды. Бу узган елның шушы чорына караганда 119 процент тәшкил итә. Авыл хуҗалыгында өч айда гына да 143 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саттык. Җирлектәге халыкның эшлекле активлыгы буенча район узган ел республикада 6 нчы урынга күтәрелде. Бүгенге көндә 32 гаилә фермасы гына эшли, тагын 13 е төзелеп ята.

    Районга инвесторларны җәлеп итү буенча эзләнүләребез, бу юнәлештәге максатларыбыз да уңай нәтиҗәләрен бирә. Бу елның өч аенда гына районга 74,2 миллион сумлык инвестиция керде. Ел азагына кадәр бу күрсәткечнең күп тапкырларга үсәчәгенә иманым камил, чөнки күп кенә куәтле инвесторларыбыз яңа проектлар өстендә эшлиләр. "Кулон-Агро" җәмгыяте 500 башка савым сыерлар өчен комплекс төзүгә алынды. Республика программалары нигезендә ике промышленность мәйданчыгында промпарк булдыру буенча ивестицион проект эшләнде. "АПК Русский Мрамор" Күгәрчен янәшәсендәге комплекска ивестицияләр кертүен дәвам итә. Бу көннәрдә биредә комплексны өстәмә чит ил җиһазлары белән тулылыландыру бара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел Түбән Тегермәнлектәге ит эшкәртү комплексында 234 миллион сумлык продукция җитештерелде. Инде быелның январь-март айларында гына да биредән 51 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сәүдә нокталарына озатылды.

    Дилүс Гатиятов-район башкарма комитетының бүлек начальнигы:

    -Социаль-экономик үсеш турында сүз йөрткәндә, төрле тармакларда эшләүче райондашларыбызның хезмәт хаклары елдан-ел күтәрелә баруы сөендерә. Бүгенге көндә эре һәм урта кул предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 20 мең сумга якынлаша. Авыл хуҗалыгы тармагында да үсеш бар.

    Тагын бер сөенгәнебез, эшсезлек күрсәткече кимүгә бара. Монда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкинның ярдәмен тоябыз. Ул җитәкләгән "Казан жир комбинаты"на районыбыздан көн дә 4 автобус 150 кешене эшкә алып йөри.

    Бу язманың тулы вариантын газетадан укый аласыз.

    Вазыйх Фатыйхов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: