Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистә районы Масловка авылы бик күп милләтләрне үзенә сыендырган

    Бәлкем урыны шундыйдыр, ә бәлкем җирле халкы үзгә кунакчылдыр- Масловка авылы бик күп милләтләрне үзенә сыендырган төбәк.

    Иң кыйммәтлесе, милләтара дустанә мөнәсәбәттә гомер кичерә алар. Ана телләре урыс, татар, кумык, әрмән,белорусь, украин,мари, чуаш теле булуына карамастан, иркенләп аралашалар, гореф- гадәтләренә тугры калалар, күмәк бәйрәмнәргә җыелалар, шатлык- кайгыларын уртага салып уртаклаша беләләр.

    Авылда чиркәү, мәчет эшләп килә, кайсы динне тотасың, һәркемнең үз ирке. Урыслар, алар барлык авыл халкының 47 процентын тәшкил итәләр, " Рождество", "Родительский день"," Пасха"бәйрәмнәрен зурлап уздыралар. Татарлар, шул исәптән мөселман кардәшләр, Ураза гаетендә, Рамазан, Корбан айларында үз гореф- гадәтләренә ныграк якынаялар.Бер милләтнең изге гамәлләрен икенчесе хуплый гына.
    -Җирлектә тугыз милләт халкы яши. Бездәге дуслык, татулык , аңлашу беркайда да юктыр ул. Өйләрендә ана телләрендә аралашалар, урамга чыксалар урысча, татарча аңлашалар.Әйтиек, Устархановлар гаиләсе татарча, урысча, кумык телендә бер дигән итеп сөйләшәләр.
    Әрмән Мовсисян гаиләсе дә татарча күпләрне шаккатырырлык итеп белә. Башкалары да шулай. Милли бәйрәмнәрдә авыл гел дә үзгә кайный башлый . Милли ризыкларыннан күрше-күршене, урам- урамны сыйлый башлый. Сәхнәгә күтәрелсәләр, бер ансамбльдә генә дә әллә ничә милләт вәкилен күрәсең,-ди Масловка авыл җирлеге башлыгы Анотолий Егоров.
    Сүзебезгә авыл мәдәният йорты директоры Инсия Ишмухаметова кушылып китте.
    -Әле беркөнне " Россияночка" вокаль ансамбленә йөрүче урыс милләтле әбиләребез шаккатырды да куйды. Безгә " Туган як" дигән җырны өйрәт Инсия диләр. Өзмиләр дә, куймыйлар да, өйрәт булгач, өйрәт диләр. Ышанасызмы , бу көннәрдә шул җырны өйрәнеп ятабыз әле.,- ди Инсия.
    Мәдәният йорты , дигәннән, нинди генә түгәрәк эшләми биредә?! Балалар"Фиеста", "Блестяшки" хорына , олылар йога түгәрәгенә, авыл яшьләре исә волейбол, мини футбол түгәрәкләренә бик теләп йөриләр икән.Әле күптән түгел генә узган "Деревенские посиделки" кичәсендә авылның барлык милләт вәкилләре үз осталыкларын күрсәткәннәр.Уздырыла торган барлык чараларны урыс, татар телләрендә алып барылуы да милләтләрнең бер-берсенә булган хөрмәтенә олы бәя булып тора.
    -Масловка авылында утыз елга якын гомер итәбез, бу җирлекне инде икенче туган җиребез дияргә дә тулы хокукыбыз бар.Бирегә килеп урнашканыбызга бер дә үкенмибез. Монда халыкны милләткә аермыйлар. Авыл олы бер гаилә булып яши.Бер-берсенә булышырга гына тора.Безнең кумык милләте бөтен Рәсәйгә бары тик 503 мең генә кеше. Безгә монда үз гореф-гадәтләребезне саклау өчен дә тулы мөмкинлекләр бар. Гомумән, Татарстан җире 115 милләтне тигез күргән дөнья үрнәге бит ул. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бу юнәлештәге сәясәте бик күп регионнарга үрнәк булып тора.Дөресен әйтиек, безнең мондый матур яшәүдән язмыш үзе дә көнләшәдер кебек тоела миңа,-ди кумык милләтле Шиһабетдин Устарханов.
    Бу җәһәттән, шушы җирлектәге озын гомерле династиянең дәвамчысы булган Сергей Бурмистров та авыл халкының яшәеше, аның үзара дустанә мөнәсәбәте, җирлектәге җылы мохиттән, аурадан нык канәгать булуы хакында горурланып сөйләде.
    Вазыйх Фатыйхов.
    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: