Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Югары Тегермәнлек мәктәбе укучылары үз гимнары белән горурланалар

    Һәр мәктәпнең үз эмблемасы, гимны булу укучыларда горурлык хисе, патриотик рух уята.

    Безнең Югары Тегермәнлек мәктәбендә уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка мәктәп гимнын җырлау белән ачыла. Соңгы кыңгырау бәйрәме дә «Олы юл башы» җырын башкару белән хәтергә кереп кала. Мәктәп гимны язылуга быел 15 ел тулды. Һәрбер чыгарылыш сыйныфы шушы гимнны башкарып мәктәпне тәмамлый. Гимнның сүзләрен татар теле һәм әдәбият укытучысы Р. Кәбиров тәкъдиме белән укытучыбыз Р.Гәрәев язган иде. Музыка өлешен Ямаш мәктәбе укытучысы Х.Әхәтов иҗат итте. «Олы юл башы» мәктәпнең педагогик советы утырышында тикшерелде һәм кабул ителде. Гимн белем алуга мөнәсәбәт, дуслык хисләре, укытучы хезмәтен хөрмәтләү, киләчәктә очрашуга өметләр белән аерылышу кебек аспектларны үз эченә ала. Әлеге җыр текстын шулай ук Түбән Тегермәнлек мәктәбе коллективы да үзенең гимны итеп кабул итте. Гимнның сүзләре һәм көе озак еллар дәвамында күңелләрдә саклана.

    Гөлинө Шәмсивәлиева,

    Гөлинә Гәрәева.

    Фото авторы: Гөлинә Гәрәева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Мәктәп
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: