Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Йөрәгеңдә бармы ул хис?

    Матбугат битләрендә патриотик тәрбия бирү турында еш языла. Ләкин яшьләр үзләре бу төшенчәнең мәгънәсен аңлап бетерәме? Гомумән, нәрсә соң ул патриотизм? Патриотик тәрбия дигәндә, балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанга лаеклы ул һәм кызлар итеп тәрбияләүне күздә тоталар. Гражданлык хисенә ия булу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иҗтимагый...

    Матбугат битләрендә патриотик тәрбия бирү турында еш языла. Ләкин яшьләр үзләре бу төшенчәнең мәгънәсен аңлап бетерәме? Гомумән, нәрсә соң ул патриотизм?
    Патриотик тәрбия дигәндә, балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанга лаеклы ул һәм кызлар итеп тәрбияләүне күздә тоталар. Гражданлык хисенә ия булу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләренә югары әхлаклы мөнәсәбәтне белдерсә, "патриотлык" төшенчәсе киңрәк мәгънәне аңлата. Бу-Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияты, белән кызыксыну; җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.
    Укыту һәм тәрбия-бердәм процесс. Шуны истә тотып, укучыларга дәрестә һәм класстан тыш эшләрдә патриотик тәрбиягә дә зур әһәмият бирелә. Башлангыч сыйныфлар белән эш яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла. Патриотик тәрбия, укучыларга белем бирү белән беррәттән, төрле кичәләр, очрашулар аша да бирелә. Мондый тәрбия дәресләре укучыларда Ватан белән горурлану, туган илгә мәхәббәт, героизм кебек сыйфатлар тәрбияли.
    Районыбызның социаль яклау бүлеге социаль педагоглары Сиринә Зиннәтова белән Лилия Кәримуллина тарафыннан оештырылган "Патриотизм һәркемнең йөрәгендә" дип аталган чара да, балаларга күпмедер дәрәҗәдә бу хакта мәгълүмат биреп, укучыларны уйланырга мәҗбүр иткәндер. Тулысы белән Бөек Ватан сугышы темасына багышланган мероприятиегә сыйныф җитәкчеләре белән бергә Балык Бистәсе гимназиясенең 6 сыйныф укучылары чакырылган иде. Алар сугыш турында бирелгән сорауларга бергәләп җавап эзләделәр, кроссвордлар чиштеләр. Соңыннан педагоглар ярдәме белән картонга салфеткалардан чәчәкләр һәм тынычлык символы булган күгәрчен кисеп ябыштырдылар. Һәр бала үзе башкарган эштән, әлеге чарадан бик канәгать калды.
    Социаль педагогларның нәкъ менә бу теманы сайлаулары юкка гына түгел. Чөнки халыкның Бөек Ватан сугышы чорындагы патриотизмы эчкерсез, аяусыз һәм көчле булган. Халыкта бик көчле патриотизм, Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләнгән. Шуңа күрә көчле патриотизм хисен дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыгуга китергән төп сәбәпләрнең берсе дип әйтергә була.
    Халык патриотизмы, ил-җир хакына батырлык, үз-үзеңне аямау-халык тарафыннан күрсәтелгән эш-гамәлләр. Гражданнарда, беренче чиратта, яшьләрдә әнә шундый сыйфатларны тәрбияләү өчен дәүләт тә тиешле шартлар-халыкның лаеклы яшәеше өчен мөмкинлекләр, аңа хөрмәт, яхшы тормыш өчен уңайлыклар тудырырга бурычлы. Болар барысы да бер тулы бөтенне тәшкил итә, минемчә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: