Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Өйдә – татарча, урамда – русча

    Республикабызда төрле милләт вәкилләре гомер итә. Шунлыктан, биредә яшәүче һәркем үзара тыныч-тату мөнәсәбәт булдыру, аңлашып яшәүгә ирешү өчен тырышадыр, минемчә. Улыбыз тәрбияләнә торган Первомай районының 95нче балалар бакчасы да бүгенге көндә нәкъ шушы максат белән балаларга толерантлыкның нәрсә икәнлеген аңлату, башка милләт вәкилләренә карата игътибар, хөрмәт тәрбияләү өстендә эш алып...

    Республикабызда төрле милләт вәкилләре гомер итә. Шунлыктан, биредә яшәүче һәркем үзара тыныч-тату мөнәсәбәт булдыру, аңлашып яшәүгә ирешү өчен тырышадыр, минемчә. Улыбыз тәрбияләнә торган Первомай районының 95нче балалар бакчасы да бүгенге көндә нәкъ шушы максат белән балаларга толерантлыкның нәрсә икәнлеген аңлату, башка милләт вәкилләренә карата игътибар, хөрмәт тәрбияләү өстендә эш алып бара.

    Беркөн әлеге бакчада чаралар оештыручы белгеч Екатерина Иконникова татар милләте белән балаларны таныштыру максатыннан бәйрәм оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мин бик рәхәтләнеп риза булдым.

    Бакчабызның толерант¬лык буенча тәрбия эшләре алып баруына сөенәм, чөнки улыбыз гаиләдә кечкенәдән гел татарча аралашканга, бакчага тәүге адымнарын атлаганда рус телен аңласа да, үзе аңлатып әйтерлек бер авыз сүз дә белми иде. Әлбәттә, ата-ана буларак, балабызның башкалар белән аралашуында проблема тууына, үз кирәген әйтеп бирә алмавына бик борчыла идек. Тел белән әйтеп бирә алмагач, бала, психологик яктан үзгәреп, я сугышып, я чеметеп, үз кирәгенә ирешә иде. Бу безнең өчен зур проблемага әверелә башлады. Тик тәрбиячеләрнең һәм бакча хезмәткәрләренең: "Борчылмагыз, кирәген үзебез өйрәтербез, иң мөһиме - бала туган телен белеп үссен, онытмасын!" - дип әйтүләрен ишетү йөрәгебезгә май булып ятты.

    Чынлап та, борчуларыбыз юкка булып чыкты. Улыбыз тиз арада русча өйрәнде һәм бүгенге көндә ике телдә дә иркен аралаша. Яшермим, бакчада күпчелек рус мохитендә тәрбияләнгәнлектән, өйдә дә сөйләмендә рус сүзләре ишетергә туры килде. Татар теле әкренләп арткы планга күчә башлады. Тик шулчак үзебезне кулга алып, Рабит абый Батулланың тәҗрибәсенә таянып: "Өйдә - татарча, урамда - русча" девизы буенча яши башладык. Моның яхшы эшләвенә бик тиз инандык та, чөнки баланың йорт бусагасын атлап керү белән: "Онытып җибәрәм, өйдә татарча бит әле!" - дип әйтүен еш ишетергә туры килде. Хәтта беркөн төркемендәге рус милләтеннән булган бер кызның шаяртып: «Үскәч өйләнешәбез», - дигән сүзенә: "Я же татарин!" - дип җавап бирүе, барлык икеләнүләребезне юкка чыгарды. Димәк, без - дөрес юлда.

    «Бакчада татар милләтенә багышланган бәйрәмне оештыру өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә?» дигән сорау тугач, бер дә икеләнмичә, "Иман" татар яшьләре берлегенә мөрәҗәгать иттем. Алар бер дә каршы килмичә, бик рәхәтләнеп, әлеге эшкә алындылар. Чараны оештыруның төп максаты - балаларны татар милләте, теле, гореф-гадәтләре, аш-суы һәм уеннары белән таныштыру иде. Чарага кадәр тәрбиячеләребез балаларга аралашуда иң еш кулланыла торган татарча сүзләрне өйрәтеп, алдан ук әзерлек эшләре башлаганнар. Шуңа да, бәйрәмгә милли киемнәрдән килеп кергән абый-апаларының "Исәнмесез, балалар!" - дип сәламләүләренә балалар да: "Исәнмесез!" - дип җавап кайтардылар. Балаларга татар бәйрәме булачак дип алдан ук әйтелеп куелса да, төркемгә башкача төрле киемнәрдән килгән кунакларны алар кызыксыну белән күзәттеләр. "Иман"нар балаларга, иң элек, төрле милләтләр арасында татарлар булуын, бәйрәмнәрдә аларның ничек киенүләрен, нинди ризык¬лар пешерүләре турында сөйләделәр. Бүген дә бәйрәм булуын истә тотып, балаларга курчаклар өчен чәкчәк пешерергә тәкъдим иттеләр. Балалар әлеге кызыклы эшкә бик зур тырышлык белән керештеләр. Ә яшьләр, һәр бала янына килеп, чәкчәкне төрлечә ясарга мөмкин булуын аңлаттылар. Нәтиҗәдә, өстәлдә түгәрәкләп һәм озынча итеп ясалган төшләрдән ясалган бик матур чәк-чәкләр пәйда булды. Балалар бераз утырып ялыкканлыктан, "Иман" яшьләре аларны татарча бию көенә түгәрәккә дәштеләр. Кемнең ничек килеп чыкты, шулай биеде, тик һәркемнең көйгә басарга тырышуы сизелеп тора иде. Биюләрдән соң "Капкалы", "Җиләк җыям, как коям" кебек татар халык уеннары оештырылды. Ә бәйрәм азагында балаларны табында чып-чын чәкчәк һәм кыс¬тыбый көтә иде. Балалар курчак¬лар өчен генә ясалган чәкчәкнең шулай тәмле килеп чыгуына әллә чынлап ышанып, әллә инде юри генә, бик тәмләп чәй эчтеләр. Кыс¬ка гына вакытны бик күңелле итеп уздырган абый-апалары белән дә алар озак саубуллаштылар. Бәйрәм чын мәгънәсендә бик күңелле, эчтәлекле, зәвыклы узды.

    Ата-аналар һәм бакча хезмәткәрләре тарафыннан Ижау татарларының шундый актив, талантлы, үз милләтләре өчен янып йөрүче яшьләре булуы хакында сокланып сөйләүләрен ишетү миндә халкым өчен горурлык хисләре тудырды. Чынлап та, яшьләребезнең төрле өлкәдә эшләүләренә, күпләренең бүгенге көндә студент булуларына карамастан, татар милләтен, телен югалтмау, аны үстерү өчен янып йөрүләренә бары тик сокланып кына карарга һәм яңа буынны тәрбияләгәндә аларны үрнәк итеп куярга кирәктер.

    Төркемебездә тәрбияләнүче татар малае Айратның әтисе Рәшит Халитов әлеге яшьләрнең "Иман"нан булуына сөенеп туя алмады. Берлекнең бүгенге көндә дә актив эш алып баруына таң калды, чөнки ул үзе дә кайчандыр шушы берлек әгъзасы булган икән. Саубуллашканда да ул: "Афәрин, "Иман"нар!" - дип озатып калды.

    Әйе, "Иман" татар яшьләре берлегенә, бигрәк тә ул көнне балаларыбызга зур бәйрәм ясаган Гүзәлия Кашаповага, Ләйсәния Закировага, Ләйсирә Гатауллинага, Дилия Гатауллинага, Илдар Маннановка, Илнар Хәйбуллинга, Дәлия Хәсәновага чын күңелдән зур рәхмәтләремне җиткерәм. Сез милләтебезне үстерүгә зур өлеш кертүче уңган, булган яшьләребез. Киләчәктә дә үз максатыгыздан тайпылмыйча, гел зур уңышларга ирешеп, киләчәк буынны да үз юлыгыздан әйдәп барырга язсын сезгә! "Булганнан бар да була!" - диләр, бу сүзләр сезнең хакта.

    (Матубгат.ru)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: