Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Язучы килде безгә

    Язучы Нәбирә Гыйматдинова мәктәбебезгә килә дигәч, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре эш-мәшәкатьләреннән арынып Балык бистәсе 2 нче мәктәбенә очрашуга ашыкты. Үз кешеләр арасында киртәләр булмаган кебек, безнең аралашу да җылы, дустанә төс алды, чөнки бу очрашу беренчесе түгел инде. Язучыны, аның дусты, фикердәше Вәсилә ханымны без инде...

    Язучы Нәбирә Гыйматдинова мәктәбебезгә килә дигәч, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре эш-мәшәкатьләреннән арынып Балык бистәсе 2 нче мәктәбенә очрашуга ашыкты. Үз кешеләр арасында киртәләр булмаган кебек, безнең аралашу да җылы, дустанә төс алды, чөнки бу очрашу беренчесе түгел инде. Язучыны, аның дусты, фикердәше Вәсилә ханымны без инде кызыклы әңгәмәдәшләр буларак көтеп алабыз. Ә инде бәйрәмдә мөгаллимнәр газетасы "Мәгърифәт"нең баш мөхәррире Хөсәен Вәлиәхмәтовның катнашуы очрашуны тагын да күркәмрәк итте. Бу вакыт эчендә язучы тормышында да иң зур яңалык: укучылары да, үзе дә көтеп алган әсәрләренең өч томлыгы дөнья күрүе.


    Аз гына язучының иҗатына күзәтү ясап китик. Н.Гыйматдинова проза һәм публицистика жанрларында иҗат итә. Ул -прозада реаль чынбарлык һәм күңел дөньясы, яшәешнең төрле мөмкинлекләре турында мавыктыргыч сюжет кору, үзенчәлекле символик образлар тудыру сәләтенә ия сирәк талантларның берсе. Язучының теләге-адәм балаларын тормыш-яшәеш турында уйланырга чакыру. Кеше ни өчен "җирдән аерылган", адәм балалары иманы какшавының сәбәбе үзеннән икәнлеген аңлыймы? Язучы Нәбирә Гыйматдинованың һәр әсәрендә шушы хакыйкать ярылып ята. Әдәбият мәйданына ул "Сихерче", "Ак торна каргышы", "Парлы ялгыз", "Мәхәббәттә гөнаһ бар" кебек әсәрләре белән килеп керә һәм "сәер" дигән ярлык тагылганына да исе китмичә, үзе тапкан иҗат сукмагыннан бара да бара... Аның таланты, Туфан ага Миңнуллин сүзләре белән әйткәндә, "адәм ышанмаслык нәрсәләрне ышандырырлык итеп яза белү"дән тора.


    -"Сихерче", "Бүре каны" әсәрләрен мин 20 ел элек язган идем. Алар бүген дә кулдан-кулга йөреп укыла. Ни өчен? Чөнки анда Кеше, рух, мәхәббәт, әхлак бар. Болар-мәңгелек темалар. Бозыклык, фәхеш, имансызлык, кансызлык юк. Әйе, мин кытыршырак язучы, башкаларга охшамаган",-ди автор үзенең иҗат кыйбласы хакында. Шушы гомумкешелек кыйммәтләренең, әхлакый кыйммәтләрнең югалуы борчый авторны. Аның каһарманнары: «Әй, бәндәләр! Яманлык кылмагыз, әшәкелектән тыелыгыз, имансызлыкны юлдаш итмәгез, җавап тотасы көннәрегез була»,-дип кисәтә. Шулай итеп, язучының серле дә, мавыктыргыч та иҗат дөньясы синең бөтен барлыгыңны биләп ала.


    Очрашуда һәркем язучы турындагы белем запасын баетты, яңа мәгълүматлар туплады. Китапханәчебез С.Гыйлемханова язучы иҗатына, басылган әсәрләренә күзәтү ясады. 2 нче мәктәп укытучыларының чыгышы, презентация, җыр-биюләр кичәне тагын да тулыландырды. Аннан соң кунаклар сүз алды. Күңел түрендә йөрткән уй-фикерләр әңгәмәне янәдән җанландырды. Сүзләр сүзгә ялганды... Укытудан тыш өйдә әллә никадәр өстәмә мәшәкатьләре, мал-туары көтеп торган авыл укытучысы китаплар аша Нәбирә апа геройлары белән очрашырга да вакыт таба икән ич. Әле укып бетергәч тыныч кына йоклап китә алмый ул: уйлана, язучы белән бәхәскә керә. Кайсыдыр геройның язмышы ул теләгәнчә тәмамланмый.... Чын әдәби әсәр әнә шундый булырга тиеш тә инде ул! Яхшы китап кулдан кулга күчә, тузып-таушалып бетә. Кыскасы, әсәрне укый башлаганнан бирле укучы башка бер серле дөнья тәэсирендә яши, үзен шул геройларның берсе итеп тоя. Менә шундый гаҗәеп образлар тудыра язучы Н.Гыйматдинова. Аның Г.Тукай исемендәге олы бүләккә тәкъдим ителүе хакында да гапләшеп алды мөгаллимнәр. "Тукай премиясе бирелмәгән очракта да уфтанмагыз. Без-укучыларыгыз, бу бүләкне сезгә күптән бирдек инде",-дип төгәлләде алар сүзләрен. Әйе, иҗат кешесенә иң олы бәһане һәрвакыт халкы бирә дә инде. 1958 нче елдан бирелеп килә торган Тукай премиясе иң беренче чиратта әдәби иҗаттагы уңышларны исәпкә алырга тиештер, югыйсә.


    Узган гасырның психологик проза остасы Ә.Еники традицияләрен уңышлы дәвам иткән Н.Гыйматдинова белән булган очрашу күңелләребезне озак вакытлар җылытып торыр, ә язучы безне яңа әсәрләре, мактаулы исемнәре белән сөендерер әле. Без әнә шул өмет, ышанычлар белән кабат күрешкәнчегә кадәр дип саубуллаштык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: