Укытучылар семинарда

Узган атнада Котлы Бөкәш урта гомумбелем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары булып узды. Ул федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФГОС) таләпләренә туры килерлек заманча дәресләргә багышланган иде.
Әлеге семинарның Котлы Бөкәш мәктәбендә үткәрелүе очраклы түгел, әлбәттә. Белем бирүдә заманча технологияләрне кулланып эшләү ягыннан башкаларга өлге итеп алырлык, үрнәк булырлык өстенлекләре күп бөкәшлеләрнең. Башлангыч сыйныфларда узган ачык дәресләрдә дә бу ачык күренде. Район мәгълүмати-методик үзәгенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Фәрвәз Мөхәммәт кызы Зәйнуллина чыгышындагы: "Балага белем һәм әхлакый тәрбия нәкъ менә башлангычларда салына. Шуңа күрә укытучының белемле генә түгел, педагогик сәләте, таланты булу да кирәк. Чөнки баланың киләчәген төзүдә укытучының йогынтысы гаять зур",-дигән сүзләре белән килешми мөмкин дә түгел. Районыбыз мәктәпләре башлангыч сыйныф укытучыларының әлеге семинарга чакырылуы да үзара педагогик эш тәҗрибәсен уртаклашу ниятеннән иде. Котлы Бөкәш мәктәбе укытучылары Гөлсинә Фәхриева-математикадан (1 Б), Ләйсән Закирова-технология (3 А), Ләйлә Мөхәрләмова-рус теленнән (4 Б), Миләүшә Әхмәтханова-татар теле (2 А), Гөлназ Гыймадиева-әдәби уку (4 А) буенча, ә Рәфидә Фәтхетдинова (2 Б), Гөлнара Шәмсевәлиева (1 А) уку программасыннан тыш дәресләр уздырдылар. Гадәттә ачык дәресләрдә укытучының презентация әзерләү фантазиясе киңлеге, мультимедиа, мәгълүмати технологияләр куллану осталыгы, укучылар белән эшләү сәләте тулысынча ачыла. Әлеге дәрес-занятиеләрдә дә бу үз чагылышын тапты.
Укучылар дәресләрдә активлар, теманы тиз үзләштерәләр. Укытучы белән ике арада дустанә җеп сузылган. Шуңа күрә укучыларның үзләрен иркен тотып мөгаллимәне күз карашыннан аңлаулары сизелеп тора. Дәресләр бәйләнешле. Төрле элементларның бер-берсенә үрелгәнен тоймый да каласың.
Соңыннан семинарда катнашучыларның дәрескә карата фикерләре тыңланылды. Анда әйтелгәннәр уңай бәяләнде. Укытучылар коллективының концерт программасы оештырулары әлеге семинарга үзгә матурлык, анда катнашучылар күңеленә исә рухи ял өстәде.
Рәсемдә: Гөлсинә Фәхриева «Ачык дәрес» үткәрә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!4300
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!10100
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.16200
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.13100
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.21600
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.19400
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.12100
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.17500
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.13200
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.15000
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.22700
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.17400
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.24600
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!4300
-
19 май 2022 - 11:13“Мобиль поликлиника” Балык Бистәсе авылларында Агымдагы елның 25 нче апреленнән башлап районыбызда күчмә “Мобиль поликлиника” эшли.9800
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!10100
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.16200
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.13100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика