Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Укучының мәдәни көндәлеге“ дип аталган яңа проект старт алды

    Исегездәдер, узган елда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты эшләде.

    Һәр укучы китапханә системасы аша бизәкле көндәлек алды һәм уку елы дәвамында төрле мәдәни чаралар хакында үзенең тәэсирләрен, фикерләрен язып барды. Безнең дә ике укучыбыз- Камилла Хасаншина белән Язгөлем Гатиятуллина әлеге проектта актив рәвештә катнашып җиңү яуладылар. Быел да Президентыбыз Рөстәм Миннеханов йөкләмәсе буенча башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Әлеге көндәлеккә Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 23 укучысы ия булды. Әлеге мәдәни-белем бирү проектыкысаларында китапханәдә дә мәдәният дәресләре еш үткәрелеп тора.

    Яңа Арыш авылы китапханәсендә үткәрелгән мәдәният дәресләрендә нәни укучыларыбыз белән "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты һәм көндәлекне ничек дөрес тутыру буенча әңгәмәләр үткәрәбез.Шулай ук, укучыларны республикабызның истәлекле урыннары белән якыннанрак таныштыру өчен электрон презентацияләр кулланабыз. Көндәлектә бирелгән биремнәрне укучылар белән бергәләп эшлибез. Көндәлектә күрсәтелгән сайтлар белән дә эшләү дәвам итә.

    Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтергә һәм рухи байлыкларыбыз белән якынрак танышырга ярдәм итә. Мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән әлеге проект планы нигезендә укучыларыбыз сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән җирлектәге, шәһәрдәге музей, театр, китапханә, концерт залларына йөреп, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәрләр дигән ышаныч бар. Бүгенге көнгә кадәр аллага шөкер китапханә юлыннан өзелгәннәре юк.Яңа ел каникулларында да мәдәни көндәлекләр белән эшләүне дәвам итәчәкбез. Барысының да әлеге проектта актив катнашасылары килә.Укучыларга бары тик саулык, укуларында уңышлар, матур киләчәк теләп калам.

    Рәзилә Мөхәммәтрахимова.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: