Үткәнне белү кирәк

Һәр авылның матур табигате, сокландыргыч шәхесләре, гаҗәеп бай тарихы бар.
Районыбызның кайсы гына авылына барып чыксаң да, моңарчы белмәгән, ишетмәгән күп төрле кызыклы мәгълүматлар ишетәсең. Авыл мәктәпләренең һәрберсендә диярлек музейлар эшли. Анда укучы балалар күңелләрен биреп туган якларының үткәнен, бай тарихын өйрәнәләр.
Үзвакытында районыбыз биләмәсендә иң олы мәктәпләрнең берсе булган һәм илебезгә шактый гына дәрәҗәле белгечләр, күренекле шәхесләр биргән Олы Солтан коллективы бүген дә туган ягыбызны өйрәнү буенча нәтиҗәле эш алып баралар. Бәләкәй генә бу коллективның тыйнак хезмәтләре күпләрнең күңеленә хуш килерлек. Ә аларны монда тарих һәм химия фәне укытучысы Гөлшат Вәлиева алып бара. Шактый олы бер бүлмәдә бүген меңнән артык экспонат тупланган музей эшли. Анда авылның данлы үткән юлы чагылыш таба. Бөек Ватан сугышы чорларында күрсәткән кыюлыклары, куйган олы хезмәтләре тасвирланган аларда. Авыл кешеләренең яшәеше, киеме, көнкүреш тормышларында кирәк булган эш коралларының барысы да саклана. Музей активистлары Рифат Хәйруллин, Нияз Солтанов, Лилия Мөхәммәтшина, Ралига Гәрәфиева һәркайсы туган авылларының данлы үткән юлы, сугыш һәм хезмәт ветераннары хакында кызыксынып бай материаллар туплый алганнар. Аларның әйтүләренә караганда Олы Солтан авылына 1560 нчы елларда нигез салына. Илебез тарихында тирән эз калдырган коллективлашу чорлары да тирә-юнь төбәкләренә караганда биредә уңышлы тәмамланып, күмәк хуҗалык төзелә. Аның беренче рәисе итеп Әхмәдуллин дигән кешене сайлыйлар. Авыр сугыш һәм аннан соңгы төзекләндерү елларында да хуҗалык күркәм уңышлары белән районда дан тота. Дан дигәннән, исемнәре бөтен илебезгә мәгълүм булган күренекле шәхесләр дә шушы авыл мәктәбендә тәрбия алган бит әле. Татар халкының данлыклы язучысы Мөхәммәт Мәһдиев тә үз вакытында талантлар, әдәбият-сәнгать әһелләренең яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек күп булуына соклануын белдергән. Балык бистәсе төбәге күңелемдә серле район булып кереп калды. Ниндидер яшерен хикмәт бар биредә дип язып калдырган ул.
Бу авыл әле дә заман рухын тоеп, киләчәккә матур өметләр белән яшәвен дәвам иттерә. Хуҗалыктан да уңды халкы. Ул яңа шартларга бик тиз яраклашып республикабызны гына түгел, бөтен ил халкын туйдырырга исәп итә. Инде әнә Олы Солтан авылына Краснодар, Ставрополь, Астрахан өлкәләреннән килеп куәтле машиналарга бәрәңге төяп китәләр. Бу гамәлләргә киләчәк буын өчен тарихи вакыйга итеп карарга мөмкин. Димәк авыл яши, үсә, киңәя. Киләчәктә мәктәп музеенда лаеклы урын алырлык гамәлләрнең бүген эшләнүе куанычлы хәл.
Рәсемдә: тарих укытучысы Гөлшат Вәлиева музей активистлары белән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.15900
-
13 май 2022 - 08:54Почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз Яраткан “ Авыл офыклары” газетасы аша үземнең зур рәхмәтебезне почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага җиткерәсем килә.8500
-
13 май 2022 - 08:42Югары Тегермәнлек мәктәбендә экологик конкурс-конференция узды Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче республикакүләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.13300
-
13 май 2022 - 08:34Илдар Таҗетдинов: "Җиңү көне - безнең яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү, безнең буыннар арасындагы элемтәләрне саклау өчен көчле стимул" Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая барса да, җир шарында тыныч тормыш 27 миллион совет кешесенең гомере бәрабәренә яулап алынуын истән чыгармау, яшь буынга җиткерү безнең бурыч.6600
-
12 май 2022 - 09:43Гүзәл Әхмәтова ни өчен ире белән аерылышкан? Бүген җырчы кечкенә кызы Амалияне тәрбияли.17100
-
12 май 2022 - 08:56Айгөл Бариева: "Хыянәт – ул ике як өчен дә сынау" "Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма бәхетле гаиләнең сере – иркенлектә.12500
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.94700
-
11 май 2022 - 08:39Тәрәзә пыялаларын ничек чистартырга? Тәрәзә пыялалары чиста булсын, ялтырап торсын өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.15400
-
9 май 2022 - 11:01Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!15100
-
7 май 2022 - 15:18Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар Бүген, 7 май көнне Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салу тантанасы узды.16300
-
6 май 2022 - 09:43Балык Бистәсе егетләрен армия сафларына озаттылар Армиядә хезмәт итү - һәр гражданинның мактаулы бурычы.34400
-
6 май 2022 - 09:37Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды Нәҗметдин Фәхретдин улы Хәмидуллин Яңа Сала авылыннан.60500
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
5 май 2022 - 14:22Балык Бистәсе районында юл һәлакәте булды
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.15900
-
13 май 2022 - 08:58«Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.7000
-
13 май 2022 - 08:54Почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз Яраткан “ Авыл офыклары” газетасы аша үземнең зур рәхмәтебезне почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага җиткерәсем килә.8500
-
13 май 2022 - 08:42Югары Тегермәнлек мәктәбендә экологик конкурс-конференция узды Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче республикакүләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.13300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика