Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үтелгән юлларында шатлык эзләре биниһая

    Кырлардагы игеннәр шавын, тургайлар җырын тыңлап үсте ул. Яз-җәйләрдә авыл читендәге басуда баш калкыткан арыш, бодайларның көннән-көн кояшка үрелгәнен күрү җанына рухи ләззәт бирә иде. Комбайннар гөрелтесе исә аның өчен бернигә алыштырмас аһәңгә тиң. Икмәк тәмен бик кечкенәдән тоярга өйрәнде шул Илшат. Комбайн штурвалын иярләгән әтисе янында ярдәмче булып эшләү...

    Кырлардагы игеннәр шавын, тургайлар җырын тыңлап үсте ул. Яз-җәйләрдә авыл читендәге басуда баш калкыткан арыш, бодайларның көннән-көн кояшка үрелгәнен күрү җанына рухи ләззәт бирә иде. Комбайннар гөрелтесе исә аның өчен бернигә алыштырмас аһәңгә тиң. Икмәк тәмен бик кечкенәдән тоярга өйрәнде шул Илшат. Комбайн штурвалын иярләгән әтисе янында ярдәмче булып эшләү дә башка малайлардан бер буйга өстен итә, йөзенә горурлык чаткыларын сибә. Тузан арасыннан күзләре генә елтыраган эш сөяр улына сөенеп, сокланып карый да, берүк сүзне кабатлый Рөстәм ага: "Укырга, югары белем алырга кирәк, улым". Фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килдеме бу сүзләр, әллә инде хыялый күңелнең омтылышына бер сәбәпче булдымы-чыгарылыш кичәсеннән соң мәктәп директоры үз янына чакыра Илшат Мөгыйновны һәм мәктәптә укытучы булып эшләргә тәкъдим ясый. Киңәшләре белән ярдәм итүче укытучылары янәшәсендә үзенең тырышлыгы, кызыксынучанлыгы, белемгә омтылышы белән яңа характерда ачыла егет. Яшь булса да, төпле фикерле булуы белән ышаныч яулый ул.
    Төгәл бер ел биология, сызым, рәсем дәресләреннән укучыларга белем бирә Илшат. Үзе сайлаган юлның дөреслегенә ышанган хәлдә 1978 елда Казан педагогия институтының табигый география факультетына укырга керә. Беренче курста ук группага староста итеп сайлыйлар үзен. Көчле ихтыярлы, кирәк чакта башкаларны да үз канаты астына сыйдырганы өчен хөрмәт итәләр аны дуслары. Шаулы студент еллары биш ел эчендә сизелми дә үтә. Туган ягына-Чистай районының Кече Талкыш авылына укытучы булып кайта ул. Кайчандыр башлаган хезмәт юлын биология укытучысы буларак дәвам итә, эшне оештыра белү сәләтен күргән мәгариф җитәкчелеге берничә елдан аңа мәктәп коллективы белән җитәкчелек итү вазыйфасын да ышанып тапшыра. Соңрак үзенең туган мәктәбенә Нарат Елгага директор итеп күчерелүе исә җаваплылыкны икеләтә өсти. Һәм ул биредә үзен коллективны бер дигән итеп яшәтерлек җитәкче булып таныта.
    Студент елларыннан бергә бер үк югары уку йортын, бер үк факультетны тәмамлаган Рузия белән 1993 елда никахлаша алар. Балык бистәсенең Күгәрчен авылыннан Нарат Елгага килен булып төшә Рузия. Ул еллар инде бүген күңелдә татлы бер хатирә булып калган.
    -Икебез дә бер үк фән укытучылары булгач, безгә эшләве дә җиңел, мавыктыргыч иде. Уртак тема, берүк дәресләр... Өйгә кайткач та иң элек сүзебез мәктәп, укучылар турында була,-дип елмаеп искә ала Илшат Мөгыйнов ул чакларны.
    Яңадан-яңа идеяләр белән яшәгән җитәкче кайда да сынатмый, мәктәпне өлгереш буенча алдынгылар сафына чыгару өчен җаны-тәне белән эшли, башкалардан да шуны таләп итә.
    Мөгыйновлар гаиләсенең районыбызның Олы Кульга авылына кайтып урнашуларына да дистәләрчә еллар узып киткән инде. Тормышта ир-атка тиешле вазыйфалар да үтәлгән. Үз тырышлыклары белән олы, иркен йорт төзелгән, өй тирәли табигатькә ямь бирердәй агачлар утыртылган, гаиләне бәхеткә тулыландырып ул-кыз үскән. Олы Кульга мәктәп яны тәҗрибә участогында исә һәр язда яшеллеккә күмелгән каен, чыршы агачлары, карлыган, чияләр аның кулы аша узган.
    -Хезмәт нәтиҗәләре һәрчак сөенечле. Дәресләрдә ныклы белем бирү белән беррәттән, укучыларда табигатькә, тирә-юнь мохиткә карата якты караш тәрбияләүче остаз-педагог ул,-ди Илшат Мөгыйнов хакында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков.
    Әйе, үтелгән юлларда күзгә күренердәй уңышлар, яуланган үрләр бар. Хыялына, үз максатына ирешкәннәрне бәхетлеләрдән саныйм мин. Чөнки яратып башкарган хезмәт кенә шатлык китерә, җанга тынычлык, тормышка бәрәкәт иңдерә.
    Гөлназ зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: