Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сюрпризларыбыз белән күпләрне сөендердек

    Республикабызда ел саен уза торган "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында районыбызның 2 нче мәктәбе коллективы зур чаралар үткәрә.

    Быел бу акциягә без аеруча ныклап торып әзерләндек. Ул ике айдан артыкка сузылды. Узган елдан үзгә буларак, быел без русча-татарча сүзлек формасында буклетлар ясап, районыбыз үзәгендәге хезмәт коллективларында чит милләт кешеләре белән аралаштык.
    Аларга үзебез ясаган бүләкләрне тапшырдык. Бу чара бик уңышлы һәм кызыклы килеп чыкты. Хезмәт кешеләре балалар белән чын күңелдән әңгәмәләр кордылар. Ә мәктәбебездә исә, бу акция уңаеннан оештырылган кичәләр санын исәпләп бетерерлек түгел. Беренче сыйныфтан башлап һәрбер төркем ана теленә багышлап эчтәлекле газетеалар чыгардылар, күңелле конкурслар, викториналар, табышмак кичәләре оештырдылар. Кыскасы, мәктәбебез гөрләп торды.
    Ә телебезне үстерү һәм традицияләребезне саклау дәвам иттерү һәркайсыбызның олы бурычы. Ул милли горурлык хисләре дә тәрбияли бит әле
    Равия Фатыхова, укытучы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: