Сәриянең ак халаты керләнмәде, тапланмады
317
0
0

Кеше холык-фигыленә туры килердәй, яратып башкарырдай һөнәр сайлый алса гына бәхетле буладыр, мөгаен. Бу җәһәттән, Кече Әшнәк кызы Сәрия Ибраһимова Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан фармацевтика училищесына кереп һич ялгышмаган инде. Ак халаты, калфагы да килешеп тора үзенә. 1978 елда училищены уңышлы тәмамлап фармацевт белгечлеге алып чыга ул....
Кеше холык-фигыленә туры килердәй, яратып башкарырдай һөнәр сайлый алса гына бәхетле буладыр, мөгаен. Бу җәһәттән, Кече Әшнәк кызы Сәрия Ибраһимова Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан фармацевтика училищесына кереп һич ялгышмаган инде. Ак халаты, калфагы да килешеп тора үзенә.
1978 елда училищены уңышлы тәмамлап фармацевт белгечлеге алып чыга ул. Бер ел Казан аптекасында эшләгәннән соң авылдашы Халит Ибраһимовка кияүгә чыгып Балык бистәсенә кайта. Шуннан бирле район үзәк аптекасында эшли. Эктемпораль дару формалары әзерли. Гади тел белән әйтсәк, дарулар ясый инде. Төпле белем, тырышлык, сабырлык, төгәллек таләп итә торган хезмәт. Бер генә миллиграммга ялгышсаң да дару агуга әверелергә мөмкин бит. Ә Сәриянең 34 ел эшләү дәверендә бер генә мәртәбә дә ялгышканы юк икән. Ак халатына тап төшермәгән инде. Күз тидермик тагын.
36 нче номерлы аптека Балык бистәсе, Лаеш районнарының үзәк больницаларын дистәләрчә төрдә микстуралар, порошоклар, мазьлар белән тәэмин итеп тора. Соңгы елларда 32-62 мең берәмлек дару эшләнмәләре җитештерәләр икән. Ә бу, нигездә, Сәрия Ибраһимованың хезмәте. Кайбер көннәрдә 500 берәмлек дару ясарга туры килә.
-Сәрия апа коллективыбызда лаеклы абруй казанды. Бик тә ачык күңелле, якты кеше ул. Аның ялгыш кына да конфликтка кергәнен хәтерләмибез. Эшне дә синеке, минеке дип аерып тормый, кирәк икән дару да җибәрә, башка эшләрдән дә тартынмый,-ди аптека мөдире Гөлфия Мөксинова. Провизор-аналитик Гөлфинә Сәлахова да хезмәттәшен бары тик уңай яктан гына бәяләде. "Андый кешеләр сирәк туалар, эшенә җаваплы карый, төгәллек үрнәге. Беренче карашка йомшак булып күренсә дә бик максатчан кеше, хезмәтендә дә, шәхси тормышында да теләгәннәренә ирешеп яши".
Хезмәттәшләре киңәш-табыш сорап та еш мөрәҗәгать итәләр икән үзенә. Кеше хәленә керә, шатлыкны уртаклаша, кайгыларны оныттырырдай сүзләр таба белгәне өчен яраталар аны. Сәрия Ибраһимова гаилә учагын сүрелдерми дөрләтүче хатын да, балаларына яхшы тәрбия биргән ана да.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.14800
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.6600
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.9300
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.11600
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.43700
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.94500
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды10500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!244900
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.15600
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.49200
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.12100
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә18900
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.12500
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.14800
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.6600
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.9300
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.11600
© 2011 - 2021. Авыл офыклары (Сельские горизонты). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА": http://tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+