Саубул, хуш, кадерле мәктәбем, Сиңа миннән мең-мең рәхмәтем...

Ак алъяпкычлы, чәчләренә ак бантлар куйган унберенче сыйныф кызлары, ак күлмәкле егетләр башлангычларга охшап калганнар. Шул ук дулкынлану, чәчәк бәйләмнәре, мәктәп, мөгаллимнәр... Бары тик буй-сыннар, йөзләрдәге җитдилек, түгелергә торган мөлдерәмә күз карашлары гына бүген башкача.
Шау-гөр килеп торган мәктәп коридорлары, сыйныф бүлмәләре тынып калган. Тәнәфесләрдә йөгереп йөргән укучыларның көлгән авазлары да ишетелми. Һәммәсенең дә йөзләрендә хушлашу моңсулыгы. Мәктәп бүген янә үзендә канат ярган укучыларын очыра.
Үз эшчәнлеге тарихына дистәләрчә чыгарылыш елларын сыйдырган Балык бистәсе гимназиясен быел 30 егет-кыз тәмамлый. Тантанада сүз алган гимназия директоры Данис Сатдинов укучыларның уңышларын санап узды. Ә алар горурланырлык та, сокланырлык та. Республика, районкүләм фән олимпиадаларында, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаган укучылар белән ничек горурланмассың?! Тантанада гимназия директоры фән, сәнгать өлкәсендә йолдыз булып балкыган укучыларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды. Соңыннан барысының да бердәм дәүләт имтиханнарына кертелүе турындагы приказны укыды.
Укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котларга Балык бистәсе муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов та килгән. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, хыялларының тормышка ашуын теләде һәм гимназиягә истәлек бүләген тапшырды.
Соңгы кыңгырау тантанасы һәркемнең күңелен нечкәрткән. Моннан 11 ел элек Балык бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныфына килгән укучыларны каршы алган Анна Якимова, Айгөл Сәгыйрованың дулкынлануы йөзләренә чыккан. Чыгарылышларның тәүге мәртәбә мәктәпкә килгән көннәрен искә алды алар. 11 ел янәшәләрендә булып һәр уңышларына сөенгән, проблемаларына борчылган мөгаллимнәр, әйтерсең лә агымсудай узган елларның һәр мизгелен йөрәкләренә салып куйганнар. Укучыларны 5 сыйныфтан кабул итеп бүгенгечә чаклы алып килгән, аларны үз балаларыдай якын күргән сыйныф җитәкчеләре Тәнзилә Шәйхетдинова, Ирина Казарина да укучыларга алда торган дәүләт имтиханнарында уңышлар теләделәр. Әти-әниләрнең мәктәп коллективына, укытучыларга әйтелгән рәхмәт сүзләре дә йөрәктән-йөрәккә күчте. Ә чыгарылышлыларга сокланып караган беренче сыйныф укучылары исә күңелдәгеләрен шигъри юллар аша җиткерделәр.
...Күзләргә яшь тулып, әйтеләсе сүзләр хис дулкыны булып тамакка утырганда кыңгырау телгә килде. Күңелдәге уйлар җыр булып мәктәп диварларына сибелде:
"Хуш, мәктәп, үз күрдең, яшәргә көч бирдең.
Канат куеп безне үстердең.."
Имтиханнарда уңышлар, киләчәк тормышыгызда ак юллар телибез, егетләр һәм кызлар! Хыялларыгыз тормышка ашсын, өметләрегез аклансын иде!
Рәсемдә: соңгы кыңгырау чыңы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10200
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.12300
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.11500
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.9700
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!12100
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!18900
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.23000
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.21600
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.32900
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.32100
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.15300
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.23000
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.15900
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10200
-
20 май 2022 - 08:52Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.8800
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.12300
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.11500
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.9700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика