Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рус баласына татар теле нигә кирәк?

    Беркөнне мин рус телендә язылган "Насильно родным не будешь"дип исемләнгән мәкаләгә тап булдым. Рус баласына татар теле нигә кирәк? Кем тели укысын, мәҗбүри укытуны бетерсеннәр, дигән фикер ассызыклана әлеге язмада. Күңелемдә җыелып килгән ризасызлыкка соңгы тамчы кебек тәэсир итте әлеге мәкалә.

    Әгәр син татар илендә яшисең икән, телен белергә тиешсең! Монысы бәхәссез. Бездән кем сорады рус теле кирәкме дип? Кем кызыксынды? Тиешсең, вәссәлам. Татарстаныбызның мәшһүр затлары белән аталган урамнан үткәндә, аның кем икәнен дә белмәгәч, Тукаебызның шигырьләрен саф татар телендә укый алмагач, син ничек инде авыз тутырып "Татарстанда яшим", дип әйтә аласың?! Татар милләтенә хөрмәт йөзеннән өйрәнергә тиешсең син аны. Ипилек-тозлык булса да. Ә без, укытучылар, үз чиратыбызда, телне өйрәнүгә кызыксыну тудырырга, җиңелрәк формада укыту юлларын эзләргә, уйланырга бурычлы! Тагын шуны да искәртеп үтәсем килә: татар теле ул - шактый катлаулы тел. Рус баласына катлауландырылган җөмлә төзелешен өйрәнүнең кирәге юк, дип уйлыйм мин. Дәреслекләрне авторлар рус баласы кызыксынып укый алырлык дәрәҗәдә җинеләйтеп төзесеннәр иде. Минемчә, без балаларны кече яшьтән, башлангыч сыйныфлардан ук сөйләм теленә өйрәтергә тиеш. Әлбәттә, сөйләшергә шул телдә аралашып кына өйрәнеп була. Мин моңа Казан шәһәренең берничә мәктәбендә дәрес карагач, чынлап торып инандым. Узган ел апрель аенда белем күтәрү курсында булдым . Андагы кичерешләремне язып кына аңлатып булмый. Рус телле балаларның татар теле дәресен карадым. Сокланып тыңлап утырдым. Укытучы дәресне күбрәк аралашуга корып алып барды. Балалар фикерләрен матур итеп, саф татар телендә җиткерделәр. Бик теләп, зур кызыксыну белән өйрәнгәннәре йөзләренә чыккан иде. Әле алар безгә шундый бер кызыклы мәгълүмат та җиткерделәр. Татар телен белгән кеше 30дан артык төрки халык белән җиңел аралаша икән. Менә шуннан соң әйтеп кара син, рус балаларына татар теле кирәкми дип. Татар теле белән кызыксыну өчен, беренче чиратта, җәмгыятебездә социаль ихтыяҗ тудырырга кирәк. Икенчедән, телне белмичә, шәхесара мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкин түгеллеген барыбыз да анлый. Билингвизм (икетеллелек) кешеләрнең аралашуы өчен зур әһәмияткә ия. Бу котылгысыз иҗтимагый күренеш. Кеше бер сәбәпсездән яисә ихтыяҗ булмаса, икенче телдә сөйләшмәячәк. Мондый шәхес өчен аралашу коралы булып туган теле кала. Әмма күпмилләтле дәүләттә яшәгәч, аңа башка телләрне дә үзләштерү кирәк. Мина калса, бездә телне өйрәнүгә куелган таләпләрне тормышка ашырырлык шартлар җитәрлек дәрҗәдә түгел. Илебездә бердәм дәүләт имтиханын кертү татар теле фәненә кызыксыну уятуның мөһим бер алымы булып тора . Ул инде тәҗрибә рәвешендә дистә елдан артык элек үткәрелә башлады. Шәхсән,узем бу системага уңай карыйм. Чөнки телне өйрәнүгә ихтыяҗ туды. Балаларны кече сыйныфлардан ук БДИга әзерли башлыйбыз. Берничә ел элек мәктәпләрдә тугызынчы сыйныф укучылары өчен дә махсус сынаулар булдырылды. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда тапшырыла торган бердәм республика тестированиесе, унберенче сыйныфтагы БДИга әзерлекнең бер этабы булып тора. Әгәр укучы алга таба белемен гуманитар юнәлештә дәвам итәргә теләми икән, татар теленнән биргән имтиханы исәпкә алынмый дигән сүз. Өстәп тагын шунысын да әйтеп үтәсем килә: авыл мәктәпләрендә рус теле һәм рус әдәбиятынан тыш калган фәннәр татарча укытыла. Бу авыл баласы өчен бик зур проблема булып тора. Чөнки укучы бердәм дәүләт имтиханын рус телендә тапшырырга тиеш. Биология, физика, химия,математика кебек төгәл фәннәрдән имтихан рус телендә тапшырыла. Фәнне татарча үзләштергән укучыга бу бик авыр бирелә. Бала күңелендә телебезгә карата нәфрәт тудырабыз түгелме сон? Нигә кирәк булды татарча укытуыгыз?- диячәкләр. Һәм алар хаклы да. Чөнки алга таба татарча алган белемен үстерү өчен шартлар юк бит. Ә кыенлыклар урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керүгә башлана инде . Татар баласы белгәнен дә әйтергә читенсенә, бигрәк тә авыл балалары. Русча әйтергә кирәк бит. Дөрес әйтмәм дип уйлый ул. Минемчә, бу кыенлыкны хәл итеп була. Төгәл фәннәрне русча укытырга кирәк . Ә рус балаларына татар теле сәгатьләрен арттырырга кирәк. Менә шул очракта гына ике телнең тигезлегенә ирешәчәкбез, дип фаразлыйм мин. Мәгариф җитәкчеләре бу хакта уйлансыннар иде. Татар мәктәпләрендәге укытучыларның йөрәк авазларын ишетсеннәр иде. Безнен татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Ул гел шулай каршылыкларны җиңеп яши бирә. Аңа гел аяк чалалар. Башкалар синең телеңне хөрмәт итсен дисәң, иң әүвәл син үзен аны хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешсен. Әйдәгез, милләтебезнең, телебезнең дәрәҗәсен төшермичә, аның тиңсез хәзинәсен ,түкми-чәчми, киләчәк буыннарга тапшырыйк. Аны башка милләт вәкилләре дә теләп өйрәнерлек дәрәҗәгә җиткерү юлларын эзлик! Язмамны Наҗар ага Нәҗминең шигырь юллары белән йомгаклыйсым килә:

    Яндың да син, туңдың да син,

    Нишләтмәде язмыш сине.

    Дөньяда күп нәрсә күрдең

    Әй мөкатдәс, татар теле,

    Әй син батыр татар теле!

    Эйе, сыналган, әмма сынмаган милләт без!

    Алсу Рафикова, татар теле укытучысы, Мамадыш

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: